Татарстанның Әлмәт районында Opel автомобиле йөртүчесе яшүсмерләр идарә иткән ике мотоциклны бәрдергән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ир-ат тизлекне арттырган.
- Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2008 елгы "Минск" мотоциклы пассажиры алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул мотошлемсыз була. Мотоцикл йөртүчеләр хастаханәгә китерелгән, - дип сөйләделәр ЮХИДИда.
Мотоцикл руле артында 2006 һәм 2008 елгы яшүсмерләр булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез