Газетага язылу

Татарстанда кыз бала әнисен пычак кадап үтергән

Кичә иртән Казан янындагы Дубровка бистәсендә 14 яшьлек кыз үз анасына пычак белән чәнчегән. Кыз берничә тапкыр әнисенең муенына һәм корсагына пычак белән кадаган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, 40 яшьлек хатын күпсанлы яралардан урында ук үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кыз барысын да сөйләп биргән.

Агентлыкка билгеле булганча, кыз имин гаиләдә яшәгән. Әтисе бизнесмен, матурлык салоннары челтәре белән идарә итә. Кыз Казанның техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре