"Татар-инофрм" агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикада кызамык йоктыру очраклары артуын хәбәр итте.
"Хәзерге вакытта Татарстанда 217 кеше кызамык йоктырган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Кызамык белән авыручыларның 92 проценты бу чирне гыйнвар-март аралыгында йоктырган", - ди Авдонина.
Белгечләр кисәтә: Кызамык - яшен тизлегендә тарала торган мәкерле чир. Аның белән авырган кеше бу чиргә каршы иммунитеты булмаган 100 кешенең 95енә тиз арада чир йоктыра ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез