Газетага язылу

Татарстанда машина рулендәге 72 яшьлек хатын-кыз һәм аның 95 яшьлек әтисе авариядә һәлак булган

Казанда Оренбург трактында килеп чыккан авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» республика Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига Оренбург трактында 95 нче йорт каршында булган. Honda автомобиле рулендәге 72 яшьлек хатын-кыз электр баганасына килеп бәрелгән.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, рульдәге хатын-кыз, үзен начар хис итүе сәбәпле, машинасы электр баганасына килеп бәрелгән. Иномаркада аның 95 яшьлек әтисе дә булган. Икесе дә хастаханәгә озатылган. Өлкән яшьтәге ир-ат шул ук көнне вафат булган. Хатын-кыз бүген иртән җан биргән», – дип сөйләп үткән Рөстәм Гарипов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре