Татарстанда ни сәбәпле һавада төтен барлыкка килүен белгечләр аңлатты

Татарстанда һавада төтен барлыкка килүне белгечләр күрше төбәкләрдәге урман янгыннары белән бәйләп аңлата. Республиканың гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, һавадагы зарарлы матдәләр концентрациясе нормадан артмый.

Шулай да, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе халыкка урамда артык озак йөрмәскә киңәш итә.

– Республикага көньяк-көнбатыш территорияләрендә, фаразлавыбызча Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Мордовия республикаларыннан янгын продуктлары керә. Бу территорияләрдә урман янгыннары күзәтелә, – дип аңлаталар министрлыкта.

Белгечләр мөмкинлек булса, өйдә утырырга, тәрәзәләрне ачмаска, ачык һавада физик эшләрне киметергә, уен мәйданчыкларында балаларны озаклап уйнатмаска тәкъдим итә. Баш әйләнү, тын кысылу, ютәл, йокысызлык, хәлсезлек сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре