Татарстанда өлкәннәр арасында үлем-китем очраклары арткан

Татарстанда өлкәннәр арасында үлем-китем очраклары 4,5 процентка арткан. Бу хакта хәзерге минутларда Казанда узучы Россия гериатрлары һәм геронтологлары конгрессында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева хәбәр итте.

-Татарстанда профилактик тикшеренүләр җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмый. Әйтик, риск төркемендәге өлкәннәргә профилактик тикшеренү уздыру нибары 52 процентны тәшкил итә, - дип белдерде ул.

Ольга Ткачева белдерүенчә, шул ук вакытта республикада 70-80 яшьтән өлкәнрәкләр саны да арта. Алар, нигездә, эндокрин системасы авыруларыннан интегә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре