Татарстанда иртән ракета һөҗүме куркынычы режимын яңадан керттеләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда иртән ракета һөҗүме куркынычы режимын яңадан керттеләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Октябрь башында бөтен ил буйлап гадәттәгечә өлкәннәр ункөнлеге уза. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсендә бу традициягә аерым игътибар бирелә.
«Җырлый башлыйм...», – диде дә, Фәнис Гәрәев сүзләренә Рим Хәсәнов язган «Сары чәчәк өзмәгез» җырын яңартып, дөньяга чыгарды.
2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде.
Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышында яңа республика законнары кабул ителде. Аерым алганда, бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертелде, – өстәмә керемнәр (32,6 млрд сум) социаль программаларга, мәктәпләрне, хастаханәләрне, юлларны ремонтлауга һәм табибларга түләүләргә юнәлдереләчәк.
Бүген Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап-сайлау съезды узды. Съезд делегатлары бертавыштан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе итеп сайладылар. Съездда шулай ук өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Монда бар да башкача. Кешеләр бер-берсен аңлый, тыңлый, ишетә һәм хәленә керә белә. Казанда физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар өчен уздырылган «Һәркемнең үз кояшы бар» («Солнце в каждом») IV республика фестивале күңелләрне айкады.
Белгәнебезчә, Салих Сәйдәшев музеена яшьләр килде. Аның җитәкчесе итеп 22 яшьлек дирижер Айдар Ниязов билгеләнде. Рәссам Алия Гайнуллина, сәнгать тарихчысы Ләйсән Фәхриева, цифрлы дизайн һәм медиаконтент өчен җаваплы Исламия Гәрәева – барысы да яшьләр.
ЗАГС хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында башланып китте.
Култышевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә җиңгән, дип хәбәр ителә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми каналында урнаштырылган мәгълүматта.
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгы уңаеннан II Халыкара «Заманча инновацион таләпләр контекстында региональ энциклопедистика» фәнни форумына төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән галимнәр “Татар-информ” агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә әнә шул сорауга җавап бирергә тырыштылар.
Фикер өстәү
Фикерегез