«Контракт буенча хезмәт итүгә кандидат портреты яңа төр гаскәрләр барлыкка килү сәбәпле үзгәрде. Әгәр элек хәрби хезмәткәрнең яше 30 яшьтән башланган булса, хәзер сизелерлек кимеде. Контрактны яшьрәк кешеләр төзи башлады – 20 яшьтән башлап. Кандидатлар яшьрәк һәм алар күп беләләр. Алар сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү – кирәкле һәм кызыклы белгечлек алу, ул Кораллы көчләрдә дә, гражданнар хезмәтендә дә кирәкле. Территорияләрне колачлау таләп ителгән теләсә кайсы шәхси сак оешмаларында, авыл хуҗалыгында, хәзер бөтен җирдә БПЛА кулланалар», – диде ул.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләүчеләргә аерым кайнар линия ачылды, моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзүгә туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктына тапшырачаклар.
Бу төр гаскәрләр булдыру турында 21 ноябрьдә полковник, пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнгән бүлекчәләр бар иде.
Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир буйлап пилотсыз хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Бу атаклы «Герани» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлап имзалануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез