«Сайлау» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучыларның гомуми саныннан 60,57% кеше тавыш биргән.
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 2 млн 923 мең кеше тавыш бирәчәк, шуларның 43 меңе әлеге сәяси чарада беренче тапкыр катнаша.
Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.
Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез