Бөгелмәдә Вагонная урамындагы бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортны инде ялкын чолгап алган булган. Янгынны сүндерү барышында коткаручылар ике ир-атның мәетен тапкан. Аларның шәхесләре ачыклана.
Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез