Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Көндез һәм кичен урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метр була, дип фаразлана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына агачлар, юл билгеләре, реклама щитлары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итә.
Көндез һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – +17 градуска кадәр, дип фаразлана.
Казанда иң югары температура +11..+ 13 градус булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез