Авария кичә 17.28 дә Казан-Ульяновск трассасында булган, дип хәбәр итә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Мотоцикл һәм Лада гранта машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы һәм аның пассажиры зыян күрә. Аларны төрле җәрәхәтләр белән җирле үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез