Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле бишенче утырышында депутатлар үз хезмәтләрен мәҗбүри тагучы урам бизнесына карата штрафлар кертү турындагы законны кабул итте.
Закон проектын тәкъдим иткән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чубаров әйтүенчә, бүген бизнес вәкилләре “үзләре сайлаган урында” фото төшәргә тәкъдим итүче зур курчаклар рәвешендә яки башка юллар белән төрле хезмәт күрсәтә. “Еш кына мондый товар һәм хезмәтләрне халыкка мәҗбүриләп тагалар, шул исәптән, бәясе турында да алдыйлар. Шунысын да искәртергә кирәк, Бауман урамында һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган башка урыннарда мондый хезмәтләр күрсәтү Татарстан башкаласының “йөз”енә тәэсир итә, Казан халкы һәм шәһәр кунакларында тискәре хис калдыра”, – диде ул.
Беренче тапкыр тәртип бозучыларга кисәтү яки 1,5 мең сумга кадәр штраф, ә шуннан соң да акылга утырмаучыларга – 3–5 мең сум күләмендә штраф каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез