«Безнең милли күптөрлелегебез - уникаль кеше тәҗрибәсе»
Россия – гаять зур ил, анда 190нан артык халык яши, шул ук вакытта Татарстанда 175 милләт вәкиле бар. Бу хакта 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге уңаеннан «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова искәртте.
«Безнең милли һәм конфессиональ күптөрлелегебез – чынлап та уникаль тәҗрибә. Уртак бурычыбыз – һәр милләт вәкиле өчен этнокультуралы үсеш мөмкинлекләре тудыру. Без бергә озак яшибез, һәркайсыбызда күп кан кушылган. Әйдәгез шуны истә тотыйк һәм иң мөһиме – дуслыгыбыз һәм дөньябызның кадерен белик», - диде Әюпова.
Ирада Әюпова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Моннан тыш, 6 ноябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Мәдәният министры әйтүенчә, бәйрәм атнасына планлаштырылган вакыйгалар республика халкын тагын да ныграк берләштерерлек итеп оештырылган.
Гадәттәгечә, 4 ноябрьдә «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе була, аңа Татарстан музейлары һәм мәдәният учреждениеләре кушылачак. Акция «Мәдәният бердәмлегендә – халык көче» девизы астында үтәчәк. Ирада Әюпова «Сәнгать төне» чараларын үз кызыксынулары буенча культура.рф порталында һәм мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларында сайларга киңәш итте.
«Зур этнографик диктант» акциясенә кызыксыну арта»
Ирада Әюпова Халыклар бердәмлеге көненең үзәк чарасы дип унынчы «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен атады. Аның әйтүенчә, акция белемнәрне тикшерү яки россиялеләрнең күршеләренең мәдәниятен, үз халкының мәдәни кодын ни дәрәҗәдә белүен бәяләү максаты белән түгел, ә аларның барысы да үз традицияләрен йөртүче булуына басым ясый.
«Бездә кыйммәтләр моделе уртак. Карарлар кабул итү идеологиясе һәм мантыйгы һәрвакыт эчке мәдәни кодка, үз кыйммәтләрен өстен күрүгә нигезләнә. Иң мөһиме – Татарстан территориясендә яшәүче теләсә кайсы халык вәкилләре, һәркайсы кеше кыйммәтләрен иң мөһим дип санаячак. Бу кыйммәтләрнең һәркайсы мәдәни нигезгә ия. Нәкъ менә шушы мәдәни нигезләү ул – Зур этнографик диктант», – диде Әюпова.
Узган ел Татарстанда якынча 46 мең кеше Зур этнографик диктант язды. Оештыручылар фикеренчә, быел катнашучылар тагын да күбрәк булачак. Алар өчен Татарстанның 39 муниципаль районында 100 көндезге мәйданчык эшләячәк. Төп мәйданчык – Казандагы Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты. Зур этнографик диктантны онлайн да язарга мөмкин – акциянең рәсми сайтларында: miretno.ru һәм национальнаяполитика.рф.
  Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бу елны Россиядә Ватанны саклаучы елы буларак билгеләдек. Диктант тарихында беренче тапкыр сорауларын видео аша безнең алдынгы сызыктагы хезмәттәшләребез – МХО катнашучылары бирәчәк. Барлык халыкны бу акциядә катнашырга чакырам, хәтта энциклопедияләрне һәм дәреслекләрне тагын бер кат ачып, безнең дуслык һәм мәдәни күптөрлелек безнең зур байлыгыбыз икәнен искә төшерү өчен генә булса да», – диде Ирада Әюпова.
Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров елдан-ел халыкның «Зур этнографик диктант» акциясенә кызыксынуы арта баруын билгеләп үтте.
Тимур Кадыйров
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Кайбер сорауларга хәтта гаҗәпләнеп тә калабыз. Быел да кызыклы сораулар көтелә: полководецлар, төрле халыкларның, шул исәптән Кавказ халыкларының кунакчыллык традицияләре турында», – дип сөйләде акциядә катнашырга теләүчеләргә Татарстан Чуваш милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, Татарстан Чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе Сильвия Чаркина.
Сильвия Чаркина
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Безнең йорт – Татарстан» гала-концерты: 450 артист, 12 район һәм бердәмлек рухы
«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты да Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Ул 4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак. Быел фестивальгә республиканың барлык муниципаль районнарыннан рекордлы санда – 512 гариза тапшырылган, 4,3 меңнән артык артист сайлап алынган.
«Бу фестиваль бездә күпсанлы талантлы кешеләр барлыгын күрсәтә. Программа нигездә һәвәскәр иҗат берләшмәләрендә эшләүче, әмма шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык күрсәтә алган кешеләргә таяначак. Гала-концертта республиканың 12 муниципаль районыннан 450дән артык артист катнаша. Мин ышанам: безнең республика ул – бер уртак йорт, һәм анда «Халыклар күп – Ватан бер» шигаре астында һәр мәдәният үзен иҗади рәвештә ачачак», – диде Ирада Әюпова.
  Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Фестиваль ун ел эчендә зур популярлык казанды: башта анда нибары 200гә якын коллектив кына катнашкан иде», – дип искәртте Тимур Кадыйров.
«Бердәмлек» сүзен без тере, органик организм буларак күрсәтергә теләдек. Шулай итеп, Бөек елга метафорасы барлыкка килде: анда халыклар – бу елгага кушылган үзәннәр. Быелгы концертның үзенчәлеге шунда ки, без төрле номерларны театраль-драматургик яктан берләштереп, бер бөтен тамаша итеп күрсәтәбез. Махсус хәрби операция темасы да ачылачак. Заманча технологияләр, светодиодлы экраннардан торган уникаль сценография һәм проекция челтәрләре кулланылачак – барысы да бик күркәм булыр», – дип сөйләде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Безнең йорт – Татарстан» фестивален куючы режиссер Рамил Сибгатуллин.
Рамил Сибгатуллин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дистәләрчә милли чара була
Республиканың зур чараларыннан тыш, күп кенә милли-мәдәни берләшмәләр дә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үз бәйрәмнәрен үткәрә.
Мәсәлән, Татарстан Республикасының Яшьләр ассамблеясе Россия халыкларының Яшьләр ассамблеясе белән берлектә «Без – россиялеләр» исемле яшь патриотларның төбәкара форумын уздыра.
Халыклар дуслыгы йортында һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә мәгърифәтчелек акцияләре һәм диктантлар, шулай ук «Мари салаваты» фестиваленең сайлап алу этабы һәм «Там, на реке Рав» мордва халык җырын башкаручыларның республика конкурсының гала-концерты узачак.
Оксана Романова, «Татар-информ»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез