Татарстандагы "ковид-госпитальләр" сырхаулар белән 86,4 процентка тулган

Коронавируслы сырхаулар өчен ачылган вакытлыча госпитальләр 86,4 процентка тулган. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

- Ятаклар санын, ихтыяҗ булганда, арттыра алабыз. 4057 ятакның 3508ендә - сырхаулар, 13 проценты буш, - дип хәбәр итте ул.

Республикада барлыгы 56 вакытлыча "ковид-госпиталь" эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид-госпиталь

Көн хәбәре