Пәнҗешәмбе – 3 апрельдә Татарстангд секундына 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил һәм аз гына яңгыр көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә болытлы һава, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +7...+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +2...+7 градус тәшкил итәчәк.
Россия Гидрометоүзәге фаразларына караганда, республикада апрель аенда җылы һава урнашачак. Һава аномалияләре көтелми. Айның беренче яртысында – 1-10 апрель чорында һава температурасының нормадан 3 градуска югарырак булуы фаразлана. Татарстанда +5,4 градус айлык уртача температура апрель өчен норма булып санала.
 Исегезгә төшерәбез: метеорологлар Казанда узган айда алты тапкыр температура рекордын (31 мартта +16 градус булды) теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез