Янгын сүндерүчеләр Татарстанның Минзәлә районында шәхси йортта чыккан янгынны сүндергәннәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татар Мушуга авылында Коммунистлар урамындагы өйдә чыккан янгын турында бүген иртән хәбәр иткәннәр. Гадәттән тыш хәл урынына Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре киткән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 60 квадрат метр мәйданлы бер катлы бүрәнәле йорт янганын ачыклаган. Янгынны сүндергәч, хезмәткәрләр бүрәнәләр астында ир-ат гәүдәсен тапканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез