Татарстанда 39 яшьлек Шамил М. ны кулга алганнар, ул, тикшерү версиясе буенча, 41 яшьлек хатынының корсагына йодрык белән суга, шуннан соң ул вафат була.
Һәлак булган хатын Әлмәтнең 2нче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән,ә ире элек эретеп ябыштыручы булган. Гаилә Түбән Мактама бистәсендә яшәгән. 15 гыйнвар кичендә хатын шаһитлар алдында үз өендә үлгән, җинаятьтә шикләнелүче буларак ире тоткарланган.
Тикшерү версиясе буенча, 15 гыйнварда ир даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчкән күршесенә кунакка барган. Ул өенә кайткач, хатыны белән аның арасында ызгыш башлана.
Ир белән хатын озак әрләшә һәм Шамил хатын-кызның корсагына йодрык белән суга. Эчке кан агу сәбәпле, ул ике литр кан югалтып, берничә минуттан соң вафат була.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таныган, хәзер ул кулга алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез