Татарстанлылар «Бердәм Россия» партиясе депутатлары белән турыдан-туры аралашты

Автобусларда урын юк, өй түбәсенә ремонт ясамыйлар, хезмәт ветераны исеме бирмиләр... «Мой депутат» онлайн сервисы аша килгән сорауларның берише генә әле бу. Аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр «Бердәм Россия» партиясе депутатлары белән турыдан-туры аралаша ала.

26 августта халыкны борчыган сорауларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.

Әйтик, Казанда яшәүче Динара ханым шәһәрдәге 2 маршрут автобусларын арттыруларын сорап мөрәҗәгать иткән. «Тиздән яңа уку елы башлана, автобуска бөтенләй дә керешле булмаячак, зинһар, ярдәм итегез», – диде ул Мөхәммәтшин белән аралашканда.

– Мин сезнең мөрәҗәгатегезне кабул итәм, бу проблеманы хәл итү өчен Казан җитәкчелеге белән сөйләшермен. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотачакмын, – дип ышандырды парламент башлыгы.

Тагын бер сорауны Әлмәттә гомер кичерүче Надежда ханым юллаган иде. 43 еллык хезмәт стажы була торып та, үзенә хезмәт ветераны статусы бирелмәвенә аптырый ул. Фәрит Мөхәммәтшинның тавышын ишеткәч, сөенеп тә куйды Надежда ханым.

– 2015 елдан бирле әлеге статуска ия булыр өчен эш стажыннан тыш федераль дәрәҗәдәге яки дәүләт бүләгенә ия булу кирәк. Тагын бер тапкыр Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп, минем исемгә хат языгыз әле. Күпме еллар эшләгәнегезне, нинди бүләкләр алганыгызны да теркәгез. Мин исә бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Лениногорск районыннан Оксана ханым белән дә аралашты парламент башлыгы. Ул исә инде ике ел элек «Безнең ишегалды» программасы кысасында төзекләндерелергә тиешле ишегалларыннан зарлана. «Бу эшне ел саен кичектерәләр. Кайчан безнең ишегалдында да бәйрәм булыр инде?» – диелгән мөрәҗәгатьтә.

– Әлеге сорауга җирле хакимият җавап бирергә тиеш инде. Ярый, сезнең исемнән район башлыгына мөрәҗәгать итәрмен. Контрольгә алсын, – дип җавап кайтарды Фәрит Мөхәммәтшин.

Сорау бирү өчен kandidat.tatar сайтына керергә яки эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр 8 800 222 17 08 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Татарстанда яшәүчеләр депутатларга төрле өлкәләргә кагылышлы сораулары буенча мөрәҗәгать итә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре