“Татэнерго” компаниясе һәм Урал турбина заводы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Әлеге чара бүген Казанда башланган “ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумы кысасында узды. Анда Россия энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Килешүнең төп максаты – “Татэнерго”га караган Зәй ГРЭСы базасында пар-газ установкасы төзү буенча зур проектны тормышка ашыру өчен технологик һәм икътисадый нигез барлыкка китерү. Станцияне яңарту электр энергиясенә ихтыяҗ арту белән бәйле. Шул ук вакытта, бу Татарстан гына түгел, ил энергетика системасы өчен дә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез