Газетага язылу

Тәвәккәллекме, башсызлыкмы?

Үзебез булдыра алмастай берәр эшне эшләүчене күргәндә, еш кына бигрәк тәвәккәл инде бу диеп, сокланабыз.

Тәвәккәллекме, башсызлыкмы?

Кайчакта исә, тәвәккәллек бераз чиктән чыгып киткәндә, башсыздыр бу диеп, гаепләп тә куябыз. Юкса, шул бер үк адым кебек. Бер очракта аны тәвәккәллек дибез, ә икенче очракта башсызлык дип бәялибез. Тәвәккәллек тә шул ук башсызлык, акылсызлык түгелме соң инде?! Барысын алдан уйлап, һәр адымын сайлап, сакланып кына атлаучы, отаммы-отыламмы, диеп икеләнүче кешеләр беркайчан да мондый адымнарга сәләтле түгел, миңа калса. Ә бит тормышта еш кына отасыңны, отыласыңны да белмисең. Бу яктан иманы ныкларга, барысын Аллаһка тапшырганнарга гына рәхәт. «Кайсы хәерле, шунысы булсын. Без белүче түгел, Аллаһ белүче. Безгә кайсы хәерле икәнен Ул гына белә», – диләр, барып чыкса да, чыкмаса да шөкер итәләр. Килешәсездер, янәшәбездә әлеге һәр төркем кешеләргә дә мисаллар бик күп. Мин исә үзем очрашканнары турында язарга, сезнең белән уртаклашырга булдым.

Районыбызда иң беренчеләрдән булып, күпләп каз асрый торган (тәүлеклек бәбкәләр алып үстерә иделәр) Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар турында язганда (моннан унөч еллап элек) бер нәрсә бик сокландырган иде. Менә әле дә шул язманы эзләп табып, шуннан өземтә китерәм. «Беренче елны алган мең бәбкәнең 300е үлде, – ди Фирдания. – Әле без бит юньләп бер нәрсә дә белми идек. Хәзер генә ул кайчан нишләтәсе, нәрсә эчертәсе, нәрсә ашатасы дип аптырыйсы түгел. Ул елны табыш дип уйлыйсы булмады инде”... Эчтән генә уйлап куям: күпләр шушыннан соң, бездән була торган эш түгел икән бу дип ташлар иде... Тик Шакирҗановлар гына түгел»... – дип язганмын ул чакта. Алар икенче елга ук тагын шуның кадәр бәбкә ала. Бүгенге акылым белән өстим: күпләребез сатып алган биш бәбкәнең берсе үлсә дә, гайрәт чигеп, башка алмас иде. Ә язмам геройлары казлар үстерергә өйрәнеп беткәч, тагын бер четерекле тармакка – чәчәкләр, гөлләр үстерергә тәвәккәлли. Бу юнәлеш тә ул чакта район өчен яңалык иде. Аларның: «45 мең төп лалә утырткач, ничек үстерербез дип түгел, ничек сатартбыз дип курыккан идек», – дигәннәре истә. Хәер, эшмәкәрлеккә керешкән, үз эшен башлаган һәркем мондый хәлләр белән еш очраша. Читтән караганда гына аларның эше бик җайлыдыр, әйбәт барадыр кебек күренә шул.

Кайчакта кешене тормыш үзе шундый адымга этәрә. Килеп чыккан вакыйгалар, яки-яки диеп, сайланыр урын калмаганда да ниндидер адымны атларга туры килә. Тагын бер Балтач эшмәкәре Хәкимҗановлар да күп еллар инкубаторда тәүлеклек чебиләр чыгарып кына сата иде. Ә бераздан үстереп сатуга күчтеләр (һәм ничә еллар инде уңышлы эшлиләр).

– Бу эш ихтыяри-мәҗбүри килеп чыкты дисәң дә була. 2012 ел иде ул. Тәүлеклек чебиләргә сорау нык кимеде. Бөтен кеше зуррак чебиләр алып үстерүгә күчте, ә бездә үстерелгәне юк. Чыккан чебешләрне нишләтергә? Алар бит такта түгел, өеп куеп булмый... Әнә шулай, үзеннән-үзе мәҗбүригә әйләнде, ул елны чыккан 6 мең чебине дә үстереп сатарга туры килде, – дигән иде уллары Айрат. Әйтергә генә ансат. Үстереп сату өчен бит әле шартлар да, профилактик чаралар да, тиешле азык та кирәк. Аларга да тиз арада өч яруслы чебешләр торагы төзергә, катнаш азык ясый торган тегермән сатып алырга, бик күп укырга, эзләнергә туры килә. Фәнни китаплар да укыйлар, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнәләр, бу юнәлештә эшли торган фермалар белән дә элемтәгә керәләр... – коры тәвәккәллек белән генә дә булмый, димәкче булам.

Хәер, бүген генә түгел, тәвәккәлләр, башсызлар «теге» заманда да булган. Күп еллар туган авылында рәис булып эшләнгән якташым Наил абый Мөхәммәтгалиев болай дип сөйләгән иде:

– Ул елларда колхозларга 2,5 процент белән 25 елга кредитлар бирәләр иде. Проект-сметаларны вакытында дөрес итеп эшләтеп, перспектив планнар төзеп, әлеге төзелешләрнең кирәклеген исбатлый, алдан планга кертә алсаң гына алып була иде аларны. Ә мин шуның җаена төшендем, ярдәм итүчеләр дә, теләктәшләр дә табылды. Әнә шулар белән рәхәтләнеп төзедек без. Кеше кредитларның берсен алырга куркып йөргәндә безнең колхозның ике миллион 600 мең сумлык әҗәте бар иде. Теге акчалар белән бит ул! Тәҗрибәле председательләр: «Чумасың ич, Наил, тукта, ничекләр түләп бетерергә җыенасың?» – дигәндә дә, 25 ел бик күп вакыт әле ул, ул вакытка әллә хуҗа үлә, әллә ишәге, дип шаярта идем... Әйтәм бит, башсыз һәм бик дуамал идем. Ни дисәң дә, яшьлек... Бүгенге акылым булса, үземне «элмәк»кә тыкмас идем, билгеле. Әмма минем бәхеткә, үткән гасырның туксанынчы елларында колхозларның әҗәтләрен «списать» иттеләр. Безнең районның 5 миллион 200 меңлек әҗәте «сызылды», шуның яртысы безнең колхозныкы иде... Миллионнарын кассада саклаган хуҗалык җитәкчеләре әй угаланды да инде ул чакта...

Бу урында мәрхүм әтием дә искә төште. 1965 елның язында, үзебезгә өй салу өчен бура алырга дип, берничә ярдәмче белән Киров өлкәсенә бара ул. ДТ тракторы чанасына төяп кайтырга чыгалар. Бердәнбер юл Нократ елгасы аша. Ә анда боз «менә кузгалам-менә кузгалам» дип тора. Боз өстенә инде су чыккан. Ярдәмгә төшкән кешеләр утырып чыгарга курка, җәяү чыгалар. Әти исә, трактор ишекләрен ачык куеп, тәвәккәлли... Чана артыннан боз ватылып бара... Ул чакта Нократ елгасын исән-имин кичсә дә, әҗәле судан булгач, нәкъ сигез елдан, ташу суы киткән, аннан күпкә кечерәк елгада фаҗигале төстә гомере өзелде аның...

Килешәсездер, кайчакта тәвәккәлләргә дә, башсызланып алырга да ярыйдыр. Ахыры гына хәерле булсын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре