Кичә Тиләҗи авылында көчле яңгыр булган. Моның нәтиҗәсендә кешеләрнең яшелчә-җиләк җимешләренә, йорт-куралтысына зыян килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Кичә Тиләҗи авылында көчле яңгыр булган. Моның нәтиҗәсендә кешеләрнең яшелчә-җиләк җимешләренә, йорт-куралтысына зыян килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
5 миллиард сумлык сукук, район башлыкларына шелтә һәм татар халкының милли бизәге. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында узган елга йомгак ясадылар.
Дәшмәү – алтын, диләр бездә. Эндәшми калуны сабырлык билгесе дип атыйлар. Әмма бу һәрвакытта да шулаймы? Бу юлы без висхолдинг, ягъни ниндидер проблема яки конфликт килеп чыкканда, дәшми калу турында сөйләшербез. Моның нинди куркыныч яклары бар? Ни өчен кайбер кешеләр әйтәсе килгән сүзләрен эчкә йота?
Саба районының Олыяз авылында бик матур гаилә яши. Гөлфинә белән Искәндәр биш балага гомер биреп, авылны яратып, әби-бабай васыятен үтәп гомер итәләр. Өйләре тулы егетләр аларның. Күпләр шәһәрне сайлаганда, алар авыл дип җан атып яши. Үзләре дә эшли, балаларын да хезмәт белән үстерәләр. «ВТ» журналисты Хуҗиәхмәтовлар гаиләсенең бәхет серен белеште.
Себердә туып үскән татар егете Ярамир Низаметдиновны яхшы хәтерлисездер. Тенор тавышлы җырчы халык җырларын да, классик әсәрләрне дә югары дәрәҗәдә башкара. Казан консерваториясен тәмамлаган сәләтле артист көннәрнең берендә сәхнәдә дә, телевидениедә дә күренми башлады. Юк, Ярамир Низаметдинов иҗаттан ераклашмады, киресенчә, ул тагын да югарырак үргә атлый.
Мамадышта күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур исемендәге премия тапшырдылар. Быел әлеге премиягә язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова, язучы-журналист, якташыбыз Фәрит Имамов, Усәли урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Хәйбуллина лаек булды.
Гаилә кору – бер түбә астында яшәү дигән сүз генә түгел. Ул сабырлык та, рәхим-шәфкать тә, акыл белән эш итә белүне дә сорый. Ни кызганыч, бүген «гаилә» төшенчәсе үз мәгънәсен югалтып бара.
Бу хакта бүген коллегия утырышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Аның сүзләренчә, бу ел саен 50 мең кадр дигән сүз. Шулай ук ул кадрларга ихтыяҗ зур булган юнәлешләрне атады.
Бүген татар халкының күренекле композиторы, Казан консерваториясенә һәм татар симфоник музыкасына нигез салучы, профессор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулды.
Казан командасы белән 2023 елдан бирле җитәкчелек иткән тәҗрибәле Рәшит Рәхимов урынына испан белгече Франк Артига килде. Футболчылар кышкы ялдан чыгып, чемпионатның язгы өлешенә яңа остаз кулы астында шөгыльләнә.
Соңгы ике елда Татарстанда 200 чакрымга якын федераль юл төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу хакта журналистларга 2024–2025 елларда башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Юл федераль агентлыгының Идел–Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтте.
Фикер өстәү
Фикерегез