Тимур Какохо: Күзәтүчеләрдән 3 меңләп хәбәр, 1200 видеоязма килде

"Россия юристлар ассоциациясе"нең башкарма комитет рәисе Тимур Какохо Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга күзәтүчеләрдән алынган мәгьлүматлар турында сөйләде.

- Безгә күзәтүчеләрдән 3 меңләп хәбәр, 1200 видеоязма килде. Бу бер ук вакытта күзәтүчеләрнең нәтижәле эшләвен дә күрсәтә. Медиакинлектәге, социаль челтәрләрдәге хәбәрләр дә игьтибар үзәгендә. Болар бар да сайлауда катнашучы намуссыз кешеләрне ачыклау өчен эшләнә, - диде ул. - Кичә, әйтик шундый мониторинг барышында сайлау участокларының берсендә бер ир-атның халык арасында сораштыру уздырып йөрүе турында хәбәргә юлыктык. Тикшерә торгач, аның дөрес булуы ачыкланды. Күзәтүче кисәтү ясагач, ул кеше сайлау участогыннан югалды.

Билгеле булганча, кичә Россия Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр дә катнашты. Алар Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында урнашкан 55 нче участок сайлау комиссиясендә булды. Испания, Индонезия, Доминикан Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре өч көн дәвамында Татарстан сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтәчәкләр.

- Алар кемнәрнең күзәтүче булып эшли алуы, камерадагы мәгьлүматның ни өчен кирәк булуы, аның кая китүе белән кызыксындылар, - ди Тимур Какохо.

Билгеле булганча, бүген - Россия Президентын сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре