Тишек кесә. Бурычка яшәүчеләр саны арта

1,5 триллион сум. Ил халкының куллану кредитлары буенча әнә шул кадәр бурычы җыелган. Россия Банкы хәбәр итүенчә, бу – 2018 елдан бирле иң зур күрсәткеч. Куллану кредиты рәсмиләштерүчеләр саны Татарстанда да арткан. Ремонт, ял ише көндәлек кирәк-яракка алган бурыч ник упкынга сөйри? Әҗәткә акча алыр чакмы? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Казанда яшәүче Гөлфинә Шәрәфиева бер кредитын капларга дип икенчесен алып бурычка баткан.

– Ике ел элек сеңлем, акча бик кирәк булгач, минем исемгә куллану кредиты рәсмиләштерде. Баштарак ире белән аерылыштылар, аннары йорт-җирсез калды. Туганымның әҗәтен кайтарырга мөмкинлеге калмады, кыскасы. Куллану кредиты минем өстә калды. Иремә бу хакта әйтергә курыктым. Шуңа күрә бурычны капларга дип икенче кредит рәсмиләштердем. Өч елга 300 мең сум тирәсе акча алдым. Аны 150 мең сум акча өстәп кире кайтарасы булды. Әле булган әҗәт өстенә бит бу. Әкияттәге саескан кебек:томшыгымны тартып алдым, койрыгым ябышты... Бурычларны хезмәт хакыннан әз-әзләп түләп барам, тик әлегә очы-кырые күренми, – ди ул.

Кредитлар тарихы илкүләм бюросы мәгълүматларына караганда, илдә куллану кредиты алучылар саны артканнан-арта. Бүген халык җилкәсендә шундый 1,38 миллион данә кредит бар. Бу елның июнь ае нәтиҗәләрен алсак, Татарстанда да банктан бурычка дип акча алып торучылар саны 2,2 процентка күбәйгән. Тәгаен әйтсәк, 33,3 мең куллану кредиты рәсмиләштергәннәр. Ил күләмендә исә иң зур күрсәткеч Мәскәүдә (93,3 мең) теркәлгән. Беренче өчлектә Мәскәү өлкәсе (82,2 мең) һәм Краснодар крае (56,4 мең) да бар. Сөенергәдерме, әллә көенергәме: республика әлеге исемлектә беренче унлыкта.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, әҗәткә күбрәк акча алып тору әле ул яхшырак яшибашлаганбыз дигән сүз түгел.

– Җәйге ял чорында кредит рәсмиләштерүчеләр саны артуы гадәти хәл. Халык юлламалар өчен дә, вак-төяк ремонтка да әҗәткә акча ала. Шунысы да бар: икътисадый тотрыксызлык һәм геосәясивазгыять аркасында без акчаны артык әрәм-шәрәм итмәскә өйрәндек. Төп ставканың акрынлап төшә башлавы, Үзәк банкның киләсе атнада узачак утырышында аны тагын да киметәчәкләр дип фаразлана, рубльнең ныгуы халыкка иртәгәге көнгә ышаныч өсти башлагандыр, бәлки. Шуңа күрә куллану кредиты алучылар саны артуын кичектерелгән ихтыяҗ белән аңлатырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, бер кул белән алганны икенче кул белән кайтарып бирергә тиешлекне истә тотарга кирәк, – ди белгеч.

Банкротлык үзәге юристы Дмитрий Кочергинфикеренчә, әҗәтлеләрнең күбесе – бер бурычны ябарга дип икенчесен алучылар.

– Кая карама: урамдагы игълан такталарында да, телевизордан да гел «акча алыгыз», «бүген моның өчен иң отышлы вакыт» дип кенә торалар бит. Кредит рәсмиләштерүне бик җиңел эш итеп күрсәтергә тырышалар. Моның өчен документ та кирәкми, вакыт та бик аз таләп ителә, имеш. Нәтиҗәдә бер кеше биш кредит ала да бурычын түли алмас дәрәҗәгә җитә. Бурыч тозагына батучыларның күбесе – берсен түлим дип, икенчесен, алар өстенә өченчесен алучылар. Алар бу эшнең азагын уйламый, – ди юрист.

Белгеч фикерен саннар да раслый. Илдә бирелгән куллану кредитлары буенча кире кайтарылмаган бурыч күләме 1,5 триллион сумлыкчикне узып киткән. Бу – соңгы алты елда иң зур күрсәткеч! Былтыр гына да «әҗәт капчыгы» якынча 400 миллиард сумга арткан. Россия Банкы белгечләре шуны да искәртә: сүз ипотека яки автокредит кебек миллионлаган сумлык бурычлар турында бармый. 2025 елның апрелендә, мәсәлән, Татарстанда куллану кредитының уртача күләме 206 мең сум тәшкил иткән. Ил күләмендә исә аның уртача күрсәткече – 175,9 мең сум, ди белгечләр. Әнә шул кадәр бурыч та упкынга тәгәрәтә ала.

Сан

Халык арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең күбесе җәйге чорда рәхәтләнеп ял итү өчен кредит рәсмиләштерергә риза. Респондентларның 54 проценты шулай дигән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты исә мондый адымга баручыларны аңлап кабул итүен әйткән. Илдә яшәүчеләрнең 24 проценты гына әҗәтле ялны сафсата дип атаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре