Газетага язылу

Тизлек бәясе кыйммәткә төшә: Татарстанда юлларда һәлак булучылар саны арта

Исән-имин генә уздырасы иде. Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча, август – иң күп аварияләр була торган ай. Җәйнең тәмен чыгарып калу өчен шулкадәр бәйдән ычкынабызмы соң? Узган ел гына да шул бер ай эчендә юлларда 42 кешенең гомере өзелгән. Быел да үзәк өзгеч аварияләр аз түгел.

Тизлек бәясе кыйммәткә төшә: Татарстанда юлларда һәлак булучылар саны арта
Фото: Татар-информ

Диңгез тубыктан

Һәлакәтләрнең күбесе каршы як полосага чыгуга бәйле. Ашыгу, узышу, үзеңне, «тимер ат»ыңны сынап карау һәрвакыт синең файдага булмый, кызганыч. Үзең әрәм булып кына котылсаң ярый да... Бу сүзләр никадәр рәхимсез яңгыраса да, дөресе шул. Юл йөрү кагыйдәсен бозу бер гаепсез башка кешеләрнең дә гомерен өзәргә мөмкин бит. Быел каршы якка чыгу аркасында булган 133 һәлакәттә 62 кеше үлгән, 212 кеше җәрәхәт алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең тагын бер бәласе – эчкән килеш рульгә утыручылар. Ел башыннан республикада шундый «каһарма»ннар аркасында 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Диңгез тубыктан санаган бу җинаятьчеләр гаебе белән 26 кеше вафат булган, 121 е төрле җәрәхәтләр алган. Узган ел сабаклары үтемле булган, күрәсең. Быел эчеп рульгә утыручылар аркасында килеп чыккан аварияләр 51 гә кимегән, шуңа бәйле үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр дә кимрәк.

– 12 август көнне генә Югары Ослан районында авария булды. Исерек килеш рульгә утырган ир ике машина белән бәрелешкән. 9 һәм 4 яшьлек ике баланың, аларның әниләренең гомере өзелде, тагын 5 кеше зыян күрде, – дип, фаҗигале очракларны санап китә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин. – Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды. Ир кешегә 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Кешенең битарафлыгы, җавапсызлыгы аркасында күпме кеше зыян күрде, сабыйларның гомере өзелде.

Быел дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эчкән килеш машина белән идарә иткән 6 меңгә якын кешене тоткан. Мондый хокук бозу өчен 45 мең сум штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Тагын бер тапкыр шундый ук хәлдә эләксәң, өч елга кадәр ирегеңне дә чикләргә мөмкиннәр. Машинаны конфискацияләү дә каралган.

 

Быел Татарстанда 1808 авариядә 196 кеше һәлак булган. Фаҗигаләр узган елдан 63 кә кимрәк булса да, үлүчеләр 22 кешегә күбрәк!

 

Мототранспорт белән идарә итүчеләр катнашында быел Татарстанда 176 юл фаҗигасе теркәлгән. 15 кешенең гомере өзелгән, 190 ы җәрәхәтләр алган.

– ГАИ хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2100 административ материал теркәлде, 704 мототехниканы штраф стоянкасына җибәрдек, – ди Айрат Сәмигуллин. – Юлда мототранспорт катнашында булган аварияләр санын киметүдә мотопатруль хезмәтенең ярдәме зур. Аның ярдәмендә юлларда куркынычсызлык тәэмин итү эше нәтиҗәлерәк бара, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар янына, юл-транспорт һәлакәте булган урынга тизрәк барып җитәргә була. Кичә генә Әлмәт районында эчкән килеш машина һәм мотоцикллар белән идарә иткән өч кешене, йөртү таныклыгыннан башка юлга чыккан 6 кешене тоткарладык.

Уен эшме?

Ни кызганыч, мототранспорт балалар чиренә дә әйләнеп бара бит әле. Замана баласының «яңа уенчыгы» бер дә уен эш түгеллегенә дә бала гомере бәрабәренә төшенергә туры килә. ГАИ хезмәткәрләре 7 ай дәвамында балалар катнашында 613 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Әмма барысын да саклап бетереп булмый... Быел мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашында 13 юл һәлакәте теркәлгән. Бер баланың гомере өзелгән, 12 се төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр белән котылган.

– Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз бала питбайкка утырып баганага бәрелеп үлде, аның артында утырган 13 яшьлек пассажиры зыян күрде. Кукмара районында 15 яшьлек үсмер һәм аның белән бергә булган тагын бер бала могҗиза белән генә үлми калды, – ди Айрат Сәмигуллин. – Әти-әниләр, баланың хыялын тормышка ашырабыз дип, үзләре үк бүләк итә бит. Үлем бүләк иткән кебек була инде бу. Идарә итү хокукы булмаган кешегә транспорт чарасын биргән өчен 30 мең сум штраф каралган. Җинаять җаваплылыгы турында да онытырга ярамый. Россиядә мондый тәҗрибә бар инде. Әти-әнине 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкин.

16 яшькә кадәрле балалар катнашында быел республикада барлыгы 292 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 13 баланың гомере өзелгән, 312 се җәрәхәт алган. Фаҗигаләр саны буенча да, үлүчеләр саны буенча да, ни кызганыч, узган елгы күрсәткечләрне узып киткәнбез.

– Июль ахырында гына Яшел Үзән районында булып узган фаҗигане әле дә хәтерлибез. 6 кешенең бишесе һәлак булды. Аларның дүртесе – 13–14 яшьлек балалар иде. 15 яшьлек үсмер генә исән калды, авыр җәрәхәтләр белән аны хастаханәгә озаттылар. Төнлә ул үсмерләр машинада нишләп йөргәннәр? Кая барырга җыенганнар? Әти-әниләре бу хакта берни белми булып чыкты. Балалар турында кайгыртмау менә нинди фаҗигагә китерде, – ди Айрат Сәмигуллин.

Пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә борчу тудыра. Бу очракта аларның иминлеге тулысынча олыларга бәйле. Быел вафат булган 13 баланың 12 се пассажир булган. Махсус креслога утыртырга, каешын эләктерергә иренү, бала «эләктермим, утырмыйм» дип каршы торганда йомшаклык күрсәтү бик кыйммәткә төшә шул... Күрәчәк булмасын.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре