Газетага язылу

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде

ТНВ телеканалының генераль директоры Илшат Әминов РФ Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда катнашты.

Ул Татарстанның Россиянең терәк төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте һәм республикада гамәлгә ашырылган проектларны, шул исәптән иске торакны бетерү, газлаштыру һәм ишек алларын төзекләндерү программаларын искә төшерде.

«Беләсезме, мин туган республикам өчен тавыш бирдем һәм монда бернинди каршылык та юк: Татарстан – ул Россия Федерациясенең терәк төбәге», – диде Илшат Әминов.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан сайланган депутат республика куйган дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Әминов ышаныч мандаты алган депутатларның Татарстан һәм Россия үсеше өчен эшләячәкләренә өмет белдерде.

«Бүгенге көндә, минемчә, Татарстаннан депутат булу – ул хөрмәтле дә, җаваплы да, чөнки Татарстан куйган дәрәҗәгә туры килергә кирәк», – дип билгеләп үтте ТНВ генераль директоры.

Әминов шулай ук сайлаучыларны сайлау участокларына килергә һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

«Мин барлык сайлаучыларыбызны сайлау участокларына килергә һәм Татарстанның киләчәге, Россиянең киләчәге, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирергә чакырам», – диде ул.

Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре