ТНВ телеканалының танылган мөхәррире Әлфирә Мәһдиева вафат булган.
- Кызганыч, сезгә кайгылы хәбәр җиткерергә мәҗбүрбез! Бүген коллегабыз, якын дустыбыз Әлфирә Әдһәм кызы Мәһдиева 56 яшендә арабыздан китеп барды, - дип хәбәр итә телеканал үзенең рәсми сайтында.
Тамашачылар аны ТНВ каналында чыгучы «Башваткыч», «Әдәби хәзинә» һәм башка күп кенә тапшырулар мөхәррире буларак белә. Ул 35 елдан артык гомерен телевидениегә багышлаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез