Газетага язылу

ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотоконкурсы кысаларында 27 нче айфон уйнатылды

«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотоконкурсы кысаларында 27 нче iPhone 17 иясе Гөлназ Шакирова булды. Җиңүчене ТНВ телемарафонының туры эфирында очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләделәр.

Уен вакытына конкурсның катнашучылар саны 100 803 кеше тәшкил иткән. Туры эфирда эшләтеп җибәрелгән рандомайзер 100 629 нчы номерны сайлап алды. Аннан соң модераторлар катнашучының постын һәм аккаунтын конкурс шартларына туры килү-килмәвен тикшерделәр.

Барлыгы соңгы көндә 11 iPhone 17 һәм ике Sollers ST8 автомобилен уйнату планлаштырыла. Автомобильләрне уйнату Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң, кич белән булачак.

«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотоконкурсы 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр уза. Барлыгы катнашучылар арасында 33 iPhone 17 һәм өч Sollers ST8 автомобиле уйнатыла. Фотосурәтләр 20:00 сәгатькә кадәр розыгрышларда катнашуны дәвам итәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре