Торак сатып алыр чакмы? Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВтан сорадык.
– Төп ставка төште, ә фатир сатып алу җиңеләйдеме?
– Бүген иске йорттанмы ул, яңасыннанмы, фатирларның 90 проценты кредит акчасы хисабына сатып алына. Аңлашыла инде, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр күбрәк беренчел базарга игътибар итә. Чөнки анда ташламалы ипотека программасы гамәлдә. Без нәрсә киңәш итәбез? Бүгенге шартларда кулыгызда фатир сатып алырга җитәрлек акча бар һәм сезгә торак чыннан да кирәк икән, бу эшне кичектермәгез. Икътисадның иртәгесен һәм инфляцияне фаразлау кыен булганлыктан, кулдагы акчаны тоту дөресрәк. Шулай ук, фатирның 70 проценты кадәр акчасы булганнар да артык шикләнмичә торак сатып алырга мөмкин. Ягъни калган 30 процентын кредитка рәсмиләштереп тә була. Әмма «алтын кагыйдә»не онытмагыз: барлык кредитлар гаилә кеременең 30 процентыннан да артып китмәскә тиеш. Ир белән хатын икесенә 100 мең сум хезмәт хакы алып эшли икән, кредит күп дигәндә 30 мең сум тәшкил итә ала. Бу – чик. Тик чынлыкта, торак базарында фатир бәяләрен исәпкә алып, хәтта ташламалы ипотека программасы буенча да торак бик кыйммәт. Шуңа күрә күпчелек гаиләләр «алтын кагыйдә»гә сыешмый, алар айлык керемнең яртысын, ә еш кына күбрәген дә ипотеканы түләүгә чыгарып бирергә мәҗбүр. Мин мондый шартларда торак сатып алырга киңәш итмәс идем. Икенчел торак базарын алсак, гомумән, бәяләр дә, процент ставкасы да югары. Иң яхшысы – сабыр итәргә. Кесәңдә фатирның 70 проценты кадәр акча булса бер хәл, ә 10 проценты кадәр генә булса, торакны түләп бетерү җиңел эш түгел.
– Ел ахырына кадәр акча базарын ни көтә?
– Үзегез күреп торасыз, төп ставка акрынлап төшә. Бүген ул 17 процент тәшкил итә. Тик шул ягы да бар: моның белән беррәттән банк кертемнәре буенча ставкалар да төшәчәк.
– Кулдагы акчаны нишләтергә?
– Әгәр җыйган маягыз бар икән, ул, мөгаен, хисап счетында ятадыр инде. Бүген торак кыйммәт, машина бәяләре дә якын килә торган түгел. Шуңа күрә иң яхшысы – акчаны хисап счетында калдыру. Бүген акчаны инвестицияләүнең гади халык өчен аңлаешлы булган бүтән чарасы юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез