Барысы да таныш йөзләр... Бу сүзләрне бүген, Дәүсоветның 13 нче утырышы узар алдыннан, парламент комитетларының берләштерелгән утырышында Дәүсовет рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтте. Депутатларның күңелләре күтәренке иде. Мондый халәт Президентның инаугурация тантанасыннан парламент бинасына күчте.
Комитетлар утырышында Премьер-министр һәм аның урынбасары вазыйфасына Президент тәкъдим иткән кандидатларга бәя бирделәр. Аларны сораулар белән артык тинтерәтмәделәр. Сүз алучылар, нигездә, башкарма хакимияттә эшләячәк җитәкчеләргә уңышлар теләү белән генә чикләнделәр. Бары тик депутат Артем Прокофьев кына кәефне бераз боза язды. Аны тузган торактан күчүчеләр арасында рәнҗетелгәннәр булу борчый иде. Алексей Песошин җавапны кыска тотты. Рәнҗетелгәннәрнең шикаятьләрен суд дәлилсез тапкан. Аларның кайберләре – социаль наем, кайберләре аз процентлы ипотека кредиты алып фатирлы булганнар. Кыскасы, башкарма хакимияткә дәгъва була алмый.
Дәүсовет утырышында да ризасызлык белдерүчеләр табылмады. Хәтта оппозициядәге партия вәкиле, парламенттагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов та башкарма хакимият эшчәнлегеннән канәгать иде. «Бер сүз дә дәшмәсәм, сез – мине, мин үземне аңламам», – дип сүз башлаган Хафиз иптәш Президентка да олы рәхмәтләрен җиткерде һәм сорау белән дә мөрәҗәгать итте. «Татарстанның үзендә офтальмология үзәге кирәк, ни өчен безнең халык Чебоксарга йөрергә тиеш?» – диде ул.
Башка депутатлар дәшми-тынмый утырдылар диясе килми. Мәсәлән, аларны 2025 елга эчке региональ продукция җитештерү күләме кызыксындырды. Чөнки пандемия афәте Татарстан икътисадының да башыннан сыйпамады. Алексей Песошин җитештерү үсешен 2,8 – 3 процент дип фаразласа, Президент, ким дигәндә 3 триллион сумлык продукция җитештерүне максат итеп куйдык, диде. Дөрес, дөньяда тотрыклылык урнашса, дип тә өстәде.
Парламент Премьер-министр, аның урынбасарлары кандидатларын бертавыштан хуплады. Сүз уңаеннан, яңа мәгариф һәм фән министры вице-премьер статусына ия булмаячак. Аның каравы икътисад министры премьер-министр урынбасары булды.
Вакыт уздырмас өчен депутатлар яшерен тавыш бирүдән баш тарттылар. Электрон система аша тавыш биргәндә исә, нәтиҗәләр шунда ук билгеле була. Төрле вазыйфаларга Президент тәкъдим иткән кандидатларның барысы да бертавыштан хупланды. Башкача мөмкин дә түгел иде, чөнки Президентыбыз шул ук калгач, аның командасы да әллә ни үзгәрә алмый. Бүген Татарстан күп тармаклар буенча илендә әйдәп бара, дибез икән, без, әлбәттә, Президент һәм аның командасын күз алдында тотабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез