Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») проектында катнашучы өлкәннәр дә сайлауда катнашты. Ул гына да түгел, алар җыр–биюләре белән сайлаучыларның кәефен дә күтәрде.
«Тормышны яратучылар» проектына – биш ел. Ул әлеге мәдәният үзәгендә тормышка ашырыла. Иң өлкән катнашучыга –74 яшь. Анда пенсиягә чыккан һәр кеше катнаша ала. Бию, җыр дисеңме, төрле спорт чаралары, кул эшләре – барысы да бушлай.
– Сайлаучыларны җырлап, биеп каршы алабыз. Халык яратып кабул итә, алкышларга күмә. Команда белән башта төрле участокларда тавыш бирдек. Кайберләребез бүген сайлый. Без беребез дә Президент сайлуга битараф калмадык, –диде алар.
Сайлауда катнашучыларның берсе – Фатыйма Зиннәтуллина үзәккә 2018 елдан бирле йөри. Халык биюләрен өйрәнә башлавына –2 ел.

– Сайлауны бервакытта да калдырганым юк. Ул бит ил алдындагы бурыч,– ди сиксәненче дистәне ваклаучы Фатыйма апа.
Татьяна Шиһабетдинова исә сайлауга иртәгә барырга җыена. Һөнәре буенча – инженер–электрик. Хәзерге вакытта – лаеклы ялда. Тик шулай да тик тора торганнардан түгел.

– Сайлауга һәркемгә барырга кирәк. Илнең киләчәге хәл ителә бит. Мин үзем Мәскәү районындагы “Батыр” спорт комплексында сайлау комиссиясендә 20 ел секретарь булып эшләдем. Шуңа күрә сайлау системасы миңа күптән таныш, – ди ул.
Билгеле булганча, бүген - Россия Президентын сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез