Тормышның бер мизгеле

Ульян өлкәсенең Ундоры шифаханәсе урман куенында урнашкан. Бинадан чыгып, 20–30 адым атлауга, агачлар арасына кереп китәсең. Бетон плитәләр түшәлгән сукмактан чакрым ярым чамасы узгач, Идел ярына килеп чыгасың. Монда Идел диңгезне хәтерләтә, ике елганың кушылган урыны бу. Сукмактан атлаганда минем кебек аксак-туксак өчен утырып ял итү мөмкинлеге бар: һәр ике яклап эскәмияләр ясап куйганнар. Шуларның берсендә кәгазь битенә язгалап-сызгалап утырам әле.

Быелгы көз ял итәргә килгәннәр өчен гаҗәеп иде: күктә кояш, көн җылы. Октябрьнең җидесендә кояш җылысында мәлҗерәп утыр әле! Кем әйтмешли, «бер грамм җил» юк. Әмма агачлардан сары яфраклар коела. Коелу да түгел инде бу, алтынсу яфраклар ботаклардан теләр-теләмәс кенә аерылалар да һавада озак кына җилфердәп торалар. Гүя: «Җитте вакытлар китәргә, белмим ни хәл итәргә...» – дип пышылдыйлар кебек. Бу юлларны язганда иңемә бер яфрак килеп төште. Кулыма алып, озаклап уйланып тордым. Гомерең бигрәк кыска инде, җанашым, иртә яздан соң көзгә хәтле генә. Ярый әле быел көз соң килеп, сезнең гомер бераз озайды. Әгәр салкын, җилле булып килсә, пышылдашып кына түгел, шаулашып коелып бетәр идегез. Хәзергә исә ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән чыш-пыш итеп җиргә килеп төшәсез. Карале, яфракның җиргә төшкән тавышын ишеткәнем юк иде, игътибар ителмәгән.

Иңбашыма төшкән яфракны әйләндерә-әйләндерә игътибар белән карыйм һәм кинәт сискәнеп куям. Яфрак картайган кеше битен хәтерләтә икән бит. Тоташ бер төсле генә түгел, күгәргәнрәк таплар, миң шикелле кара төрткеләр дә бар. Нәкъ минем бит кебек. 70 яшьләрдә битем чип-чиста иде әле. Картлык үз эзен калдыра шул.

Картлыкны «гомер көзләре» дип тә әйтәләр. Кызык, гомерне төрле фасылларга бүлсәң, һәр фасылга ничә ай туры килә икән? Табигатьнеке аңлашыла инде, өчәр айлап бүлеп куелган. Ә менә кеше гомере белән кем идарә итә? Аны айлап-айлап кем бүлә? Без, гадәттә, «язмыш» дибез инде, «язмыштан узмыш юк» дибез. Шул ук вакытта зур өметләр белән:

«Менәрмен үрләргә,

Төшәрмен гүрләргә.

Язмыштан узмышлар

Табармын...» –

дип тә җырлыйбыз.

Бу җырны Фидан Гафаров җырлый иде, инде ул да гүрдә...

Күңелсез уйлардан арынырга теләп, эскәмиядән тордым да урман сукмагыннан алга атладым. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән сүзләрне хәзер ешрак искә төшерәм. Көн саен ким дигәндә дүрт чакрым араны үтәргә тырышам, кайбер көнне арттырып та җибәрәм. Менә бүген дә күкрәк тутырып урман һавасы сулый-сулый, алга таба атлыйм. Күңелдән генә: «Артка юл юк!» – дим. Артымда яшисен яшәгән сары яфраклар гына хәлсез тавыш белән бәхилләшәләр кебек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре