Тотып карау: Татарстанда авыл туризмының киләчәге бармы?

«Әтәч тә кычкырмаган авылга турист алып килүнең бер мәгънәсе дә юк». Авыл туризмы белән инде күп еллар шөгыльләнүче фермер Габделәхмәт Котдусов әнә шулай ди. Шәһәр кешесен авылда кунак итеп, акча эшләүне күздә тоткан бу юнәлешне үстереп җибәрү турында күп сөйләшәләр. Нәтиҗәсе бармы? Кызганыч, аларның күбесе турында халык та, җирле җитәкчелек тә белми, туристлык оешмалары да хәбәрдар түгел. Чөнки күбесе кәгазьдән артмый, гамәлгә барып җитми дигән фикер калдыра. Авыл туризмы Татарстанда ни дәрәҗәдә үскән? Аның киләчәге өметле булсын өчен нәрсә җитми? Без шул сорауларга җавап эзләдек.

Сыерлар һәм кортлар

Питрәч районындагы «Скородумовка авылы»на туристларны алма, җиләк бакчаларына кунакка чакыралар.

– Элек безнең ферма торган урында авыл булган. Без аны онытмауларын, авылның яңаруын, тамырлары барлансын дип телибез, – ди авыл туризмын үстерү теләге белән янып йөрүче Юлия Иванова. – 4–6 гектар җиребез бар. Узган ел туристлар кабул итә башладык. Аларга ферма буенча экскурсияләр уздырабыз, фольклор концертлар куябыз. Тик безне беләләр, дип әйтеп булмый. Моның өчен вакыт кирәк. Ә бездә сыер савып карарга, алма белән сыйланырга, хәтта саф һавада җир эше белән шөгыльләнергә мөмкин. Бөтен кешенең дә үз бакчасы юк бит. Кемгәдер хәтта түтәл ясап, шуңа яшелчә утырту да кызык тоела. Иң мөһиме – моңа сорау бар, хәзер инде матур итеп «төреп» тәкъдим итәсе генә калды.

Чүпрәле районының Яңа Дуван авылы умартачысы Марат Исхаков хуҗалыгында апийортлар ясап, авыл туризмының яңа юнәлешен үстермәкче була. Белмәгәннәр белсен, апитерапия умарталар белән шифа бирү дигәнне аңлата.

– Мин – өченче буын умартачы. 60 оям бар. Тик кешеләр әлегә мондый төр сәламәтләнүне белми, даруханәгә йөрүләрен дәвам итә. Әгәр кеше апийортның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белсә, аннан китмәс тә иде. Анда прополис, бал, балавыз исе – барысы да бар. Ул матдәләр алмашын яхшырта, йокысызлыктан дәвалый, кешегә энергия бирә, нервыларын тынычландыра, иммунитетны ныгыта. Шуңа күрә кунаклар килсә, бик яхшы булыр иде. Аны өч ел элек ясап куйган идем. Бик кыйммәткә чыкты, – ди ул.

«Киләчәге өметле»

Сыер, сарык һәм кәҗә күрсәтү, мичтә коймак пешереп сыйлау, саф һавада ял итү, балык тоту, сыр ясап карау, виноград, алма, җиләк бакчаларына экскурсия. Татарстанда авыл туризмы дигәч, менә шулар күз алдына килә. Аның асылы нидән гыйбарәт соң? Әлеге сорауны без Төбәк авыл туризмы ассоциациясе рәисе урынбасары Венера Адамовичка бирдек.

– Авыл туризмы дигәндә, аның төп шарты – авылга, халкы 35 меңгә кадәр булган кечкенә шәһәрләргә бәйле булуы. Ә инде эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: экология, төбәкне өйрәнү, танып белү, экстремаль, аграр яки этник, – дип аңлатты ул. – Ә агротуризм дигән вакытта без фермер хуҗалыкларында ниндидер хезмәт күрсәтүне күзаллыйбыз.

2022 елдагы рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә 30 мең агротуризм объекты теркәлгән булган. Аларда елына 7 млн турист кунак булган. Венера Адамович сүзләренчә, Татарстанда беренче авыл туризмы объектлары якынча 15–18 ел элек барлыкка килгән. Ләкин әлегә кадәр ул үсеш юлында.

– Без аны юк дип әйтә алмыйбыз, ул бар. Соңгы елларда эшмәкәрләр бу юнәлеш буенча аеруча нык кызыксына башлады. Бу юнәлешне фермер хуҗалыклары кысасында алып баручылар да, аерым үстерүчеләр дә бар. Әйтик, этнографик музейларны да авыл туризмы объектларына кертә алабыз. Ләкин елына ничә турист килгәнне исәпләгән юк, андый статистика алып барылмый, – диде ул.

Саннар белән дус булмасалар да, Татарстанда авыл туризмының киләчәге бар, дип саный Венера Адамович.

– Чөнки безнең төбәктә этник компонент көчле. Бездә күп төрле милләтләр яши. Һәр милләтнең тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, традицияләре, милли бәйрәмнәре һәм кухнялары бар. Без аларны авыл хуҗалыгы объектларында бик оста файдалана алабыз. Һәм алар башка төбәкләрдән килүчеләр өчен кызык булып тоела, – диде ул.

Күрсәтә белмибез

Гади турист авыл туризмы объектларын каян һәм ничек эзләп таба ала соң? Язма әзерләгәндә интернетта шактый эзләнергә туры килде. Тик аларны бергә туплаган платформа да, бар кеше белә һәм уңайлы булган сервис та күзгә чалынмады. Дөрес, кайберләренең аерым сайтлары бар. Тик аларның да күпчелегендә мәгълүмат я искергән, я бик аз.

– Әйе, сез хаклы, бездә андый проблема бар. Без үзебезне күрсәтә белмибез, – дип килеште Венера Адамович. – Россельхозбанкның «Свое за городом» дип платформасына һәр объект үзләре турындагы мәгълүматны (эскурсияләр, мастер-класслар, турлар) бушлай куя ала. Башка шундый күп мәгълүматлы платформаны белмим. Берничә тапкыр омтылыш булган иде, тик әлегә уңышсыз. Күпчелек очракларда һәр объект үзен күрсәтү өчен сайтлар булдыра. Районнардагы маршрутларны исә район сайтларыннан карарга мөмкин. Шулай ук киләчәктә Островок.ру. 2ГИСС, Яндекс карта мәйданчыкларыннан файдаланып булачак дип уйлыйм. Шулай да әлегә иң нәтиҗәле юл – «сарафан радиосы».

Татарстанда авыл туризмына азу язган, Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан тәвә кошы фермасы хуҗасы Габделәхмәт Котдусов әйтүенчә, авыл туризмы ел дәвамында эшләргә һәм ул авылга бәйле булырга тиеш. Аның фикеренчә, агротуризм уңышлы булсын өчен берничә шартның үтәлүе кирәк. Беренчесе – туризм объектының зур шәһәргә якын булуы, ягъни 30–50 чакрымнан ерак булмавы. Икенчесе – инфраструктура, ягъни объектның матур, төзек, зур авыл территориясендә урнашуы.

– Безнең Ямаширмә авылы шактый зур. Анда бер меңнән артык кеше яши. Барлык инфраструктурасы бар. Турист буларак чит төбәкләрдән килүчеләр, гадәттә, авылны да карарга теләк белдерә. Аларга горурланып күрсәтәм. Әтәч тә кычкырмаган авылга турист алып килүнең бер мәгънәсе дә юк, – ди ул.

Дүртенче шарт – шушы эш белән янып-көеп йөрүче кешенең булуы.

– Авыл туризмы белән шөгыльләнгән кеше беренче чиратта фермер булырга тиеш, – дигән фикерен җиткерде ул. – Аның үзенең хуҗалыгы, утары, базасы булса яхшы. Бары тик шулай эшләгәндә генә алга китеш булачак.

Теләк бар, терәк юк

2022 елда беренче тапкыр агротуризм юнәлешен үстерергә теләгән фермерлар дәүләттән яңа төрле ярдәм ала башлады. Әлеге грантлар авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының «Авыл туризмын үстерү» федераль проекты кысасында тәкъдим ителә. Авыл территорияләрендә бизнес төзү буенча эксперт Диләрә Шувалова сүзләренчә, шушы вакыт эчендә Татарстаннан барлыгы 12 кеше грант откан.

– Быелдан аны бирү шартлары үзгәрде. Хәзер туристлык объектларын авыл хуҗалыгы җирләренә урнаштырырга ярамый. Шуңа күрә быел гаризаларны аз тапшырдылар. Нибары 4 кеше. Нәтиҗәләрне сентябрьдә игълан итәчәкләр. Моннан тыш, кайбер кешеләр ярдәмне Россиянең Икътисад министрлыгы аша да ала, – диде ул.

Грант алучылар исемлегендә без алда сөйләшкән Юлия Иванова да бар. Ул да туризм объектын авыл хуҗалыгы җирләреннән күчерү мәсьәләсендә мәшәкатьләр барлыгын әйтте.

– Грантын алдык, тик җирне әле күчереп бетермәдек. Әлеге эшләр бик авыр һәм озак бара, ләкин грант вакытларына өлгерәбез. Тик киләчәк өчен моны истә тотарга һәм эшләрне җиңеләйтергә кирәк. Чөнки бу – безнең өчен зур проблема. Без башка төрле ярдәмнәр дә ала алыр идек, бәлки. Ләкин аңа вакыт җитми. Агротуризм буенча ярдәм алыр өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчесе булырга, ягъни керемнең 70 процентын продукция сатудан алырга кирәк, калганы – туристлык продуктын сатудан, – диде ул.

Марат Исхаков та грант алыр иде, тик каршылыклар күп.

– Мин дә грант турында хыялланам, тик ул мөмкин түгел. Әйтик, 5 млн сум грант алыр өчен үземнең 1 млн сумымны кертергә кирәк. 10 млн алыр өчен 3 млн сум кирәк. Бүген кулымда шуның кадәр акча булса, калган 7 млн нигә кирәк? Мин кулда булганын кулланам да, файдасын күрәм. Шөкер, кулым эш белә, барысын да үзем башкарам. Грантны акча булганга түгел, эшлисе килгәнгә бирергә кирәк. Ә бүген ул акчаны бирүчеләр «безнең планета кешеләре түгел», бөтенләй башкача фикерлиләр, – диде ул.

«Ни өчен әлегә кадәр Татарстанда агротуризм күтәрелеп китми?» – дигән сорауга Марат Исхаков: «Сүзләре белән эшләре туры килмәгәнгә. Менә мин умартачылык юнәлешендә агротуризмны бик җәелдерер идем дә соң. Теләк бар, тик терәк юк. Миңа бүген 50 яшь, берничә елдан теләк тә калмаячак», – дип җавап бирде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре