Газетага язылу

ТР Төзелеш министрлыгы республикада еллык төзелеш планының 90%ка үтәлгәнен хәбәр итте

Торак төзелеше, социаль-мәдәни өлкә һәм инфраструктура программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Гомуми төзедеш планы бүгенгә 90%ка үтәлгән, 2 млн 843 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 90%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы якынча 934 мең кв. м булган 105 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 71%ка үтәлгән. 

Гомуми мәйданы 106 мең кв. метрдан артыграк булган 37 йорт төзелеше тәмамланган. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 802 мең кв. метр торак тапшырылган – планның 91%ы. Гадәттәгечә дүрт аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында.

Ятим балалар арасында быел 641 торак алучы бар. Бүгенге көндә 195 торак урын алу өчен 2 дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук республиканың Җир һәм мөлкәт министрлыгы тарафыннан өченче дәүләт контракты кысаларында 65 торак урын алуга аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан.

Киләсе категория - 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенгә 22 сертификатның гомуми мәйданы 1 543 кв. м. булган 14 сертификат реализацияләнгән. Калган 8 сертификат иясе өчен республиканың Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннар сайлап алына. Яшь гаиләләр категориясе буенча - 61 торак алучы. Шулардан 50 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлауын дәвам итә.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 3 торак алучыдан бүгенге көнгә сертификат акчаларыннан файдаланып 2 гаилә яраклы торак сатып алган. Ә калган торак алучыга сертификат федераль акчалар җиткерелгәннән соң рәсмиләштереләчәк.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Юлларны төзекләндерү өлешендә үтәлеш 89% тәшкил итә. Узган ике атнада дүрт объект төгәлләнгән: берсе Әлмәт һәм Апас районнарында, икесе Биектау районында. Су белән тәэмин итү челтәренең 6 объекты буенча эшләр 89% а үтәлгән.

«Мәгариф» тармагы буенча быел 7 гомуми белем бирү оешмасы төзелә. Бүгенгә дүрт мәктәп һәм мәктәпләргә өстәмә ике корпус тәмамланган. Казанда урнашкан соңгы объектта эшләр дәвам итә. Аның буенча үтәлеш 70% тамгасында теркәлә. Балалар бакчалары төзелеше буенча планлаштырылган эшләр күләмнең 78%ы үтәлгән.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казан шәһәрендә стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Үтәлеш 75% дип бәяләнә. Спорт линиясе буенча быел 14 объект төзелә.Казанда урнашкан бердәнбер тәмамланмаган универсаль спорт мәйданчыгы кала. Аның буенча үтәлеш 95% тәшкил итә.

Хисап ике атнасында Чүпрәле районында урнашкан ябык футбол манежында эшләр төгәлләнгән. Шулай ук Яңа Чишмә, Аксубай һәм Тукай районнарында урнашкан өч боз аренасында да төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Бүгенге көндә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләр үткәрә.

«Мәдәният» тармагы буенча ыел 7 объект төзеләчәк. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган балалар сәнгать мәктәпләре төзелеше буенча төзелеш-монтаж эшләре 31%ка башкарылган.

Экология өлкәсендә Казан шәһәрендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Монда планлы эш күләменең 86%ы башкарылган.

Яшьләр сәясәте буенча агымдагы елда 7 объект гамәлгә ашырыла. Программаның төгәлләнмәгән бердәнбер объекты - Лаеш районында балалар лагерен төзү эшләре 60% дип бәяләнә.

Узган ярты айда Тукай һәм Зәй районнарында урнашкан соңгы ике башкарма комитет бинасы тапшырылган. Шулай итеп, башкарма комитетлар төзү программасы төгәлләнгән.

Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 51 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. Бүгенге көнгә үтәлеш 83% тәшкил итә.

Узган ике атнада 11 муниципаль районда 15 объект төзелеп беткән. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү алып барыла. Халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы 90%ка үтәлгән.

Хисап чорында 10 муниципаль берәмлектә 14 объект төгәлләнгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча бу күрсәткеч 78% тәшкил итә.

Соңгы ике атнада 11 муниципаль районда 14 объектта эшләр төгәлләнгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында планның 96%ы үтәлгән.Узган ярты айда Чаллы шәһәрендә өч объект төгәлләнгән.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча эшләр 97%ка башкарылган. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 95%ка башкарылган. 

Хисап чорында Лениногорск районында урнашкан газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау программасының соңгы объекты төгәлләнгән. Алдагы җылы бирү чорына әзерлекнең барышы турында. Социаль яклау объектлары тулысынча әзер.

Торак фонды буенча әзерлек паспортлары 84%ка рәсмиләштерелгән. Паспортларны тулысынча 6 муниципалитет биргән: Актаныш, Әлки, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Теләче районнары. 39 муниципалитетта 2 941 йортта эшләр дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 99% тәшкил итә. 5 муниципаль берәмлектә 35 объектта эшләр бетмәгән әле.

Мәгариф өлкәсендә 3 125 объект әзер. Түбән Кама районында һәм Чаллы шәһәрендә 3 объектта эшләр бара. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 906 объект әзер. Баулы һәм Кама Тамагы районнарында 3 объект эшләнеп бетмәгән.

«Мәдәният» тармагы объектлары буенча Баулы районында бер объектта эшләр бара әле. Кама Тамагы районында спорт объектлары буенча соңгы объект әзерләнмәгән. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 110 объект тәмамланган, бу 96% тәшкил итә. Югары Ослан һәм Баулы районнарында һәм Казан шәһәрендә 4 объектта эшләр дәвам итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре