Бүген төнлә Башкортостанның Әбҗәлил районында коточкыч авария булган.
Төнге 00 сәгать 10 минутта Дәүләт-Әлмөхәммәт автомобиль юлының 25 километрында 1961 елда туган тракторчы, Т-150К тракторы белән идарә иткәндә юл читенә төшеп киткән.
Әбҗәлил районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, трактор Атавда авылы ягыннан Әлмөхәммәт авылы ягына хәрәкәт иткән. Тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО полисы табылмаган, техника билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән.
Тракторчы юл-транспорт һәлакәте урынында медицина ярдәме күрсәткәндә вафат була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез