Авыл кешесе гадәттә мәчеләренә исем кушып азапланмый, чөнки аларның саны күп. Өйгә кереп-чыгып йөри торган берәрсенә кушарга мөмкин. Үзебез дә шулай итә идек. Апаларның оныклары, килгән-кайткан саен, ишегалды тутырып йөри торган песиләрнең һәркайсына үзләренчә исемнәр кушып, мәш килә иде. Үткән кышта ятим калган песи балаларын өйгә алып кердек. Алар өчесе өч төрле характерлы булып чыкты. Әнә шул холыкларына туры китереп, Иркә, Бикә, Сылу дип исем куштык.
Әй, тилмерде балакайлар шул исемнәрне хәтерләп кала алмыйча. Песи балалары үзләре дә исемнәрен алардан алда отып алды шикелле. Иркә белән Сылу дигәнне ишеткәннәре булгандыр, аларын хәтердә калдырдылар. Ә менә Бикәне... Казанда яшәүче, татарча камил сөйләшүче, беренче сыйныфта укучы Сафиябез, аптырагач, түзмәде: «Тракторист дип кушкан булсаң...» – диде.
Мәче кушаматлары гына түгел, кеше исемнәре белән дә кайчакта шулай була бит. Җайлы гына тоелган исемнәр дә хәтердә калмый. Моннан утыз еллап элек авылларда Нәргизә исеме бик популяр иде. Башка авылда яшәүче оныгына Нәргизә дип кушкач, күршебез мәрхүмә Маһиназ апа: «Безнекеләр Кәрниз дип кушты», – дип көлдергән иде. Авылдашыбыз Фирдия өченче кызына Зилия дигән бик тә мәгънәле исем кушкач, күпмеләр хәтердә калдырып булмады. Үзебезнең Зилиябез булгач, аннан да җайлы, аннан да матур исем юк кебек. Апамның кызлары улларына Нурзил, Нургиз, Назыйм дип кушкач, аларны да: «Кайлардан табып бетердегез мондый истә калмый торган исемнәрне?» – дип аптыратканнар иде. Сирәк булсалар да, мәгънәле исемнәр булуы сөендерә.
Һәр чорның үз исеме инде. Баштарак әле Әминә, Мәрьям кебек исемнәр куша башлагач, аптыраган идек. Сөембикә, Гөлмәрьям, Гөлшаһидә кушканнар дип тә гаҗәпләнгән истә. Соңгы өчесе сирәк исемнәр булып калса да, бүгенгәчә Әминә, Мәрьям, Камил, Камилә, Адель (кызганычка, Гадел түгел), Әдилә, Кәрим шактый популяр. Әлеге исемле кешеләр безнең чордагы Гөлсинә, Илгиз, Рафаэльләрдән дә артып китәдер инде. 60 хуҗалыклы авылда гына да дүрт Рафаэль иде. Ни өчендер аларның кушаматы да уртак – Чапай булды. Сәүбән Чапае, Мулла Чапае, Әхтәм Чапае, Әптекәй Чапае... «Кайсы Рафаэль?» – дип аптыраган кеше булмады. Без дә класста өч Гөлсинә укыдык. Кушамат белән әйткәннәрен хәтерләмим. Укытучылар кебек, сыйныфташлар да фамилия белән эндәшә иде. Безнең чорда бер үк исемне бер үк елда берничә балага кушуга беркемнең дә исе китми иде. Хәзер инде ошатып бетермәүчеләр дә табыла икән. Оныкларына Рузәл исемен кушканда авылдашыбыз Зөлфия апаның бездән рөхсәт соравына аптыраган идем, андый хәлләр турында ишеткәннәре булган икән. Тагын бер авылдашыбыз Дания дә: «Оныгыбызга Инсаф кушарга җыенгач, без дә Инсафтан: «Синең исемне кушсак, үпкәләмисеңме?» – дип сорадык», – дигән иде. Балалар аз тугач, хәзер инде безнеке кебек авылларда андый адашлар – сирәк хәл. Хәер, соңгы елларда туган дүрт баланың икесе Әнвәр икән. Килешәсездер, матур, мәгънәле исемнәр күпме булса да, күп булмый ул. Сабыйларга гына түгел, эт-мәчеләргә дә матур исемнәр белән эндәшү рәхәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез