Америкада президент сайлавы ярышы финиш сызыгына якыная. Сайлауга 17 көн калгач, Трамп тарафдары булган Илон Маск әлеге кандидатны яклаучылар арасында көн саен 1 миллион доллар акча уйната башлады. Миллиардер өчен 17 миллион доллар акча чыгарып салу берни дә түгел, ә менә сайлауда Харрис җиңсә, ул үзен утыртачаклар, Американы исә катастрофа көтә дип саный.
Соңгы сораштырулар Трамп рейтингының сизелерлек үсүен күрсәтә. The Hill – Американың сәяси басма һәм интернет матбагасы Трампның җиңүгә шансы – 52 процент, Харрисныкы 42 процент дип бәяли. Октябрь башыннан республикачы кандидат элек Харрис лидерлык иткән төп штатлар Висконсин һәм Мичиганда позицияләрен ныгыткан, Аризона, Джорджия һәм Төньяк Каролинада өстенлеген саклаган. АКШтагы сайлауда «икеләнүче штат»лар (төп штатлар дип тә йөртәләр) хәлиткеч роль уйный. Үлчәү тәлинкәсе шуларда кем файдасына үзгәрсә, җиңүче шул була. Алардагы җәмәгатьчелек фикере исә әле бер якка, әле икенче тарафка авышып тора. Соңгы көннәрдә «икеләнүче штат»ларда Трамп лидерлыгы күзәтелә. Нейт Сильвер – статистика белән шөгыльләнүче һәм сайлау фаразлары белән мавыгучы Америка язучысы – шулай ук Трампның 53,1 процент тавыш белән лидерлык итүен раслый. Харрис рейтингының 46,6 процент кына булуын әйтә.
Америкада бүгенге вазгыять шундый: лидер кем генә булмасын, ил зур хаоска таба хәрәкәт итә, чөнки дәүләт бурычлары галәм тизлеге белән үсә. Business Insider – дөньяның әйдәп баручы яңалыклар порталы – «Инфляция һәм хаос»: Кушма Штатлар яңа икътисадый суперциклга аяк баса» дип язып чыкты. Чынлап та, бурычлар шул дәрәҗәдә үсте: кичекмәстән аларны нульгә калдыру ихтыяҗы туа. Күпчелек аналитиклар Вашингтон бу бурычны чит төбәкләрдә сугышлар оештырып хәл итәр дип саный.
Америкада инфляция булса, Кытайга дефляция куркынычы яный. Бәяләр төшүдән котылу җиңелрәк төсле тоела. Күп итеп акча басасың һәм мәсьәлә хәл ителә. Кытай Халык банкы шул юлдан атлый: кредит ставкаларын рекордлы дәрәҗәдә – 3,1 процентка кадәр төшерде. Кытайлар дәүләт әҗәте ягыннан АКШ белән бергә лидерлык итә. Сатылмаган миллионлаган фатир, складларда бөялгән күп миллиардлык товарлар кредит ставкасын төшерү белән сатыла башлармы, анысын киләчәк күрсәтер. Бу проблемага киленнәр кыйммәтлеге сәбәпле килеп туган гаиләсезлек проблемасы килеп өстәлә. Бу темага без махсус язма әзерләрбез, Аллаһ теләсә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез