Газетага язылу

Трампның дизель дилеммасы

Үткән җомгада Трампның Путин белән телефоннан сөйләшүеннән соң глобаль сәясәттә гасабилануга охшаган халәт туды. АКШ лидеры вакытлыча Россиягә санкцияләрне туктату һәм АКШ базары өчен дизель ягулыгы сатып ала башлау хакында игълан итте. Көнбатышта, Путинны сугыш алып бару өчен акча белән тәэмин итә, дип аһ-ваһ килделәр. Бер уңайдан җирән харизматик Россия белән Украинаның энергетика объектларына үзара һөҗүм итешмәү турында килешү төзүләре турында да сүзләр очырды. Беренче факт тиз расланды: Мәскәү инде ягулык төялгән танкерларның АКШ ярларына таба хәрәкәт итүе турында хәбәр итте. Икенчесе белән хәл болайрак тора: Киевта да, Мәскәүдә дә энергетика килешүе турында берни белмиләр. Бөтен килешү Трампның: «Алар (Зеленский белән Путин) ризалашты. Беләсезме, ни өчен? Чөнки мин аларга: «Сез ризалашасыз», – дидем. Менә шуңа күрә», – дигән сүзләреннән генә тора.

Дизельгә бәйле соңгы яңалыкларның кечкенә генә тарихын карыйк. Февраль аенда Иранга каршы сугыш башлангач, нефтькә һәм мотор ягулыгына бәяләр табигый рәвештә күтәрелде. Һүрмүз генә түгел, Бәб-әл-Мәндәб бугазы да бикләнеп, хәл кискенләште. Бер үк вакытта Россия нефть чыгаруны киметә һәм мотор ягулыгын экспортлауны туктата. Иң зур угеводород державасы булган өч илнең берсе шундый чикләүләр керткәч, аңлашыла инде: вазгыять тагын да авырлаша. Авырын авыр ул, ләкин түзә алмаслык түгел. «Ватаным» хәбәрчесе бу урында саннар белән кызыклы аналитика ясый алыр иде. Темадан читкә китә алмый. Сүзгә генә ышаныгыз: глобаль икътисад бүген Якын Көнчыгыш нефтенә элекке кебек үк бәйле түгел.

Без дизель тирәсендәге матавыкка гына тукталыйк. Дизель ягулыгына бәя күтәрелү ул азык-төлек бәясенең дә болытларга күтәрелүен вәгъдә итә, чөнки фермерлар нигездә солярка яга. Азык-төлек кризисына китерәчәк башка факторларның тулы бәйләме дә җитәрлек. Әмма сәяси лидерларны бу әлегә бик борчымый. Трампка, мәсәлән, мотор ягулыгына бәяләрнең күтәрелмичә торуы бүген кирәк, чөнки Америкада арадаш сайлау җитә. Сенат һәм Конгресста демократлар хакимлеге урнашу ихтималы зур. Җирән харизматик өчен бу бик зур проблемалар тудырачак. Ул инде хәтта республикачылар Конгресста күпчелекне саклап калса, илдәге һәр балигъ булган Америка гражданинына 5 мең доллар түләячәген вәгъдә итте. Ул моны Trump dividend – «Трамп дивиденды» дип атады. «Trump dividend»ын түләү өчен 1,2 триллион доллар кирәк булачак. Америка казнасының аның кадәр акча түләү мөмкинлеге юк. Моннан тыш, мондый түләүне гамәлгә ашырырга Конгрессның рөхсәте кирәк булу ихтимал. Шуңа күрә Трамп вәгъдәсенең «вәгъдә бирү әле өйләнү түгел» дигән кагыйдәгә туры килүе бик ихтимал. Гамәлдәге Президент андый вәгъдәләрен бик тиз оныта гадәттә.

Дизель ягулыгы мәсьәләсендә хәлиткеч адымнар ясамый булмый. Овал кабинеттан шуңа күрә 13 сентябрьдә Зеленскийга Россиянең нефть эшкәртү заводларына һөҗүмнәрне туктатырга әмер бирделәр. Киев яһүде тыңламады. Үткән җомгада Путин белән бергә ясаган гамбит сәясәтнең шахмат тактасында җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга тиеш иде. Чынлап та, соңгы бер-ике тәүлектә Россия НПЗлары тыныч йоклады. Киевка ультиматум каты куелды чөнки. Трамп әйткән «энергетик килешү» яртылаш тормышка ашты. Ни өчен яртылаш, дисезме? «Росийская газета» сайтының 14 октябрь битен ачсагыз, күзегез «ВС РФ нанесли удар по коммуникационным и энергетическим объектам на Украине» дигән язмага килеп төртеләчәк.

Россиядән дизель экспорты башлану ил казнасындагы хәрби статьяны тутырачакмы? Трамп теләгән бәяләр төшү булачакмы? Газета хәбәрчесе дөнья статистикасының бу тармакка караган мәгълүматларын ачты һәм күрде: дизель ягулыгына бәяләр 12 октябрьдә печтек кенә төшкән, 13 октябрьдә АКШта дизель фьючерслары бәясе 5 процентка күтәрелгән. Алдагы көннәрдә бәя төшәр дип әйтеп булмый. 

Бердән, Мексика култыгында традицион ураганнар сезоны башлана. Нефть платформалары һәм эшкәртү заводлары тукталачак. Икенчедән, Якын Көнчыгыштагы конфликт тынмый, киресенчә, көчәя. 14 октябрь хәбәре: хөсиләр ракетасы әз-Заһран шәһәренә барып җитте. Ул шәһәрдә Saudi Aramco нефть компаниясенең штаб-квартирасы урнашкан. Израиль чыганаклары «Трамп Иран белән «җитди берәр нәрсә эшләргә» вәгъдә итә» дигән язма урнаштыралар. Мондый шартларда ягулык бәяләре түбәнәйсә, гаҗәп булыр иде.

Өченчедән, Россиянең Америкага сатачак дизель ягулыгы күлгә стакан белән су салуны хәтерләтә. Өч йөз мең тонна, биш йөз мең тонна, хәтта миллион яисә биш миллион тонна вазгыятьне үзгәртә алырлык түгел. Трамп шул күләмнәр турында сүз алып бара бит. Менә саннарга карагыз. Россия 85 миллион тонна тирәсе дизель ягулыгы җитештерә. 2025 елда ул 40 миллион тоннага якын ягулык экспортлаган. Сан төгәл дип әйтә алмыйм, чөнки 85 миллион тоннаның өчтән берен экспортлады дигән хәбәр дә бар. Бер нәрсәне ассызыклыйк: ягулык экспортлауны беркем дә тыя алмады. Санкцияләр бар, аларны көнбатышлылар үзләре генә үти. Бразилия, мәсәлән, Россия дизель ягулыгын күпләп сатып ала. Төрекләр дә алырга курыкмый. Ягулык экспорты кемдер тыйганга түгел, Россия үзе чикләгәнгә күрә кимеде. Урып-җыю кампаниясе төгәлләнүгә, Мәскәү болай да экспортны башлаячак иде, чөнки запаслар туплана башлады. Аларны сатмасаң, украиннар һөҗүменнән башка да нефть эшкәртү заводларын туктатырга туры киләчәк, чөнки ягулык куярга урын бетәчәк. Трампның санкцияләрне вакытлыча туктатуы – символик чара гына ул, шоу. Бразилиягә барачак нефтьнең бер өлеше Америкага китү берни дә үзгәртми. Башлангыч класс укучысы да белә: кушылучыларның урынын алыштыру суммага тәэсир ясамый. АКШ үзе елга 60 миллион тоннадан артык дизель ягулыгы экспортлый. Шуның бик кечкенә өлешен тоткарлау да эчке базарда бәяләрне кискен төшерер иде. Ләкин Трамп алай эшләми. Бу уңайдан туа торган сорауларга җавап бирү яңа язма сорый. «Трамп юләрме, әллә кылана гынамы?» дигән сорауның җавабы кызык булыр иде, мәсәлән.

                           

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре