Түбән Яке авылында Габделхак Муллаәхмәтовны 95 яшьлек юбилее белән котлаганнар

Мамадыш районының Түбән Яке авылында гомер итүче Габделхак Муллаәхмәтовка 95 яшь тулган. Аны Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов котлаган.

-Авыл халкы бик хөрмәт итә әтине. Авылда иң өлкән ир-ат ул, – ди аның белән 35 ел бергә яшәүче килене Сәлимә. – Әле менә бүген Корьән ашы уздырдык. Барлык балалары бергә җыелдык.
Габделхак абыйның хатыны Факия моннан өч ел элек вафат булды. Ярты ел элек 64 яшендә улы Альбертның йөрәге туктаган. Шул вакытта СВОдагы оныгы Рафик та һәлак булды.
- Әти әнинең үлеменнән соң болай бетеренмәгән иде әле ул. Бала хәсрәтен, оныгының үлемен авыр кичерде. Ир кеше эченә җыя бит ул. Әле шөкер йөреп тора. Шунысына сөенәм. Урамга чыгып йөри. Өебезнең тоткасы ул. “Ватаным Татарстан”ны бик яратып укып бара, – ди Сәлимә апа.
Габделхак абый белән Факия апа 8 балага гомер бирә. Аларның өчесе кечкенә вакытта вафат була. Бүген 4 баласы исән сау. 13 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Габделхак абый улы Хәлил һәм килене Сәлимә белән матур гомер кичерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре