Газетага язылу

Түбән Кама заводында янгында зыян күрүчеләрнең Мәскәү хастаханәсендә калуы билгеле булды

Фаҗигадә барлыгы 70тән артыграк кеше зыян күргән.

Түбән Кама «Нефтехим»да янгыннан соң  предприятиенең өч хезмәткәре Мәскәүдә дәвалануын дәвам итә. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткән.

«Түбән Кама «Нефтехим» хезмәткәрләре турында әйбәт яңалыклар белән уртаклашасым килә. Хастаханәдән дәваланып чыккан бер хезмәткәр эшли башлаган да инде», – дип язган Беляев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай ук, аның әйтүенчә, Казан һәм Түбән Кама хастаханәләрендә дәваланган барлык хезмәткәрләр, савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән һәм хәзер якыннары янәшәсендә дәвалануларын дәвам итә. Предприятие зыян күрүчеләрнең һәммәсе өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

«Табибларыбызга һөнәри осталыклары, мәрхәмәтлелекләре өчен чын күңелдән рәхмәт! Зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк тулысынча савыгуларын телим!», – дип язган Беляев.

Исегезгә төшерәбез: 31 мартта СИБУР объектында янгын һәм шартлау булды. Зыян күрүчеләр саны буенча соңгы елларда Россия предприятиеләрендәге иң зур фаҗигагә әйләнде бу.

Янгынны бер тәүлек чамасы сүндергәннәр. Шартлауда 12 кешенең, шул исәптән бер янгын сүндерүченең гомере өзелгән. 70тән артыграк кеше зыян күргән дип танылган. Хәзерге вакытта

Тикшерү комитеты фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Хәтәр объектта куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре