Түбән Камада “Адымнар” күптелле белем бирү комплексы ачылды

Тантаналы чарада Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Президент сүзләренчә, 1 сентябрь – Белем көнендә яңа мәктәпләр ачу күркәм традициягә әйләнде.

– Татар, рус һәм инглиз телләрендә заманча белем бирүгә юнәлтелгән “Адымнар” комплексы – уникаль проект. Яңа уку елында республикада шундый 6 комплекс эшләячәк. Минтимер Шәрип улына аның башлангычы һәм мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов, тантаналы линейкага җыелучыларны сәламләп.

Минтимер Шәймиев мондый комплексның Түбән Камада барлыкка килүенең мөһим булуын билгеләп үтте. Әлеге шәһәр илдәге нефть химиясе үзәкләренең берсе булып тора, шуңа да анда өч телдә белем алу өчен шартлар тудыру бик мөһим.

Әлеге белем бирү йортының төзелеше 2021 нче елның октябрендә башланган. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә 457 урынлы ашханә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре