Газетага язылу

Тукталышларда һава сыйфатын белеп булачак

Һаваның чисталыгын тукталышта белеп булачак. Аның беренчесе Казанның Павлюхин урамындагы тукталышка куелачак. Бу хакта Казанда узган XXI А. И. Щеповских исемендәге фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин әйтте.

– Тукталышларда урнашкан баганаларда шул вакытка һаваның чисталыгы, андагы күрсәткечләр турында мәгълүмат чыгып торачак. Республикада бу юнәлештә зур эш башкарыла. Һава сыйфатын күзәтеп торучы 17 автомат лаборатория һәм 6 күчмә лаборатория эшли. 17 станция елына 32 төрле күрсәткеч буенча 4 миллион тапкыр, ә 14 станция 29 күрсәткеч буенча 3 миллионнан артык тикшерү уздыра, – ди Азат Җиһаншин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре