Влада
Суд приставларының Авиатөзелеш районы бүлегенә ашыгам. Кичке алтыда кузгалабыз, диделәр. Билгеле инде, кеше эштән кайта бу вакытта. Район бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Гөлназ Гыйльметдинованың кулындагы исемлеккә күз салам. Бүген биш адрес буенча барып, алимент түләүдән качып йөрүчеләрне табарга тырышабыз. Һәрберсенә, бүлекчәгә алып кайтып, протокол төзергә хаклары бар. Бу вакытта суд инде эшләми, димәк, иртәнгә кадәр полиция бүлегенә ябып торачаклар аларны...
Беренче адрес буенча алимент түләмәүче ана яши. Бала иминлеге өчен борчылмаучыларның күпчелеген ирләр тәшкил итсә дә, араларында хатын-кызлар да бар. Закон алдында исә бар кеше дә тигез: һәр бурычлыга бер үк төрле чаралар кулланыла. Влада исемле хатын без килеп туктаган йортның иң югары катында яши икән. Һәрхәлдә, регистрация урыны буенча шулай. Ике баласына 300 мең сум тирәсе алимент түләнмәгән. Шәхси милке юк. Извещение, ягъни хәбәрнамә дә җибәрелгән. Хәзер административ җаваплылыкка тарту буенча мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Тик моның өчен хатынның суд утырышына килүе зарур. Суд приставлары аны табып, судка алып барып җиткерергә тиеш.
Ә приставлар монда беренче генә килми инде. Домофонга шалтыратуның файдасы булмаячак, барыбер ачмыйлар. Шуңа күршеләренә шалтыратып ачтырабыз. Кирәкле фатирны табып, башта тыңлап торабыз. Өйдә бала-чага һәм хатын-кызлар тавышы килә. Ишек шакыйбыз. Ишек күзе аша кемнәр килгәнен аңлап алган хуҗалар, билгеле инде, ачмый. Суд приставлары, закон таләп иткәнчә, хөрмәт күрсәтеп сөйләшә, таныклыкларын ишектәге күзгә төби, ачуларын үтенә. Әмма ишекнең эчке ягында, үзләренең кем булуын әйтергә теләмичә, тавыш күтәреп, кычкырып сөйләшә башлыйлар.
– Полиция чакыртам хәзер, исем-фамилиягезне атагыз, сез миңа рухи зыян саласыз, нервымда уйныйсыз! Сез эзләгән кеше монда 20 ел яшәми инде! Безнең аны күргән дә юк! – дип, чират-чират ике хатын кычкыра.
Әлбәттә, суд приставлары полиция чакыртуга каршы түгел, чакыртыгыз, диләр. Ишек ачмау бурычлы кеше монда яшәми дигән сүз түгел әле. Тәҗрибә буенча, еш кына якыннары аны яшереп калырга тырыша. Ишекнең теге ягындагы хатын үзенең кем икәнлеген дә әйтми, ишек тә ачмый. Мин инде күптән түгел эчкән тынычландыра торган даруларыма күңелемнән генә рәхмәт укыйм. Лифт ишеге төбендә генә басып торсам да, йөрәк дөп-дөп тибә. Үзләрен агрессив тоткан, суд приставларына кул күтәргән кешеләр дә юк түгел. Көн саен инструктаж уза, үзләре белән табель коралы йөртә алар.
– Сез хәзер хәлне катлауландырасыз. Иртәме, соңмы, барыбер ишекне ачарга туры киләчәк. Ачмасагыз, без сезгә административ беркетмә төзергә мәҗбүр булабыз (законлы гамәлгә каршылык күрсәткән өчен). Безнең башкарма производство бар, – ди суд приставы. Теге яктан җавап юк. 15 минут тирәсе узганнан соң да теләктәшлек булмагач, кире китәбез. Тик бу соңгы тапкыр килү түгел, барыбер аңлашырга туры киләчәк...
Татарстанда 2026 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча, балигъ булмаганнар файдасына 2,8 миллиард сумнан артык бурыч түләтелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 559 миллион сумга күбрәк.
Кирилл
Икенче адрес буенча яшәүче әтинең балаларына 250 мең сум тирәсе бурычы җыелган. Фатирда әнисе бар, ишекне ачты үзе. Кириллны эштә диде. Заводка урнашкан, монда яшәми икән. Кайда яшәгәнен әнисе белми, имеш. Телефон номерын да бирде, суд приставлары калдырган кәгазьләрне дә алып калды. «Кредитлары да җыелган, кайсын гына түләсен», – дип борчыла әни кеше. Тик суд приставларының үз мантыйгы.
– Күрәсезме, эшкә урнашкан, кереме бар, «Госуслуги» аша хәбәр ала, әмма алимент түләми. Кириллны административ җаваплылыкка тарту өчен нигез бу. Аның счетлары болай да арестта инде. Килсә, счетларын ачабыз. Башка бурычлары булса да, алиментны беренче чиратта түләргә тиеш барыбер, – дип аңлата Гөлназ Гыйльметдинова.
Килгән хәбәрләрне күрмәмешкә салынып, приставлардан качып йөрсә дә, проблемадан качып булмый. Бурычы арта гына. Кеше нинди генә катлаулы тормыш хәленә калса да, суд приставлары бу хәлдән дөрес итеп чыгу юлын аңлатачак. Бу аларның вазыйфасына керми, билгеле. Әмма барыбыз да кеше бит, киңәш бирми калмыйбыз, ди приставлар. Кеше белән сөйләшә белү – эшләрендә иң кирәкле сыйфат.
Һәр рейд әҗәтле кешене табып, бүлекчәгә алып кайту белән тәмамланмый. Әмма йөргән аякка мал иярә – алимент түләмәүче турында күршеләреннән, күргән-белгәннәрдән яңа мәгълүмат туплап кайталар. Эшлиме? Үзе генә яшиме? Тәүлекнең кайсы вакытында очратасыз? Телефон номеры бармы? Приставларда булган номерларга еш кына җавап бирми бурычлылар, яңасын алалар да бу хакта хәбәр итмиләр. Тик әнә шулай төпченә торгач, барыбер эзенә төшәләр. Йә инде эш урынына «привод» билгелиләр, ягъни мәҗбүриләп китертәләр. Суд приставлары «проходной»да йә кадрлар бүлеге аша алимент түләмәүчене барыбер таба. Кириллны да шул язмыш көтә.
Динар
Өченче адрес буенча барып туктаганчы ук суд приставлары капка төбендәге машинага игътибар итә. Алимент түләмәүче әти кеше шушы машинада йөри дигән мәгълүмат бар инде аларда. Динар беренче хатыныннан аерылган. 2024 елда аның үзенә административ эш, бер елдан җинаять эше дә ачылган. Хәзер эшкә урнашкан һәм хезмәт хакының 70 проценты балалары файдасына тотылып калырга тиеш. Әмма алар яңа хатыны белән хәйләгә барган. Акчаны тотып калмасыннар өчен, хәзер яши торган хатын исеменнән дә алиментка биргәннәр. Кызганыч, хәзер монда да бурычы җыелганын аңламыйлар.
Динар өйдә юк. Һәрхәлдә, аны очратып булмады. Яңа телефон номерын табып, Гөлназ Рөстәмовна аңа катгый шартлар куйды – иртәгә үк килеп җитәсе! Вакытны сузып йөрү бер дә бурычлы файдасына түгел. Хәерчегә җил каршы, диләр бит. Административ җаваплылыкка тартылган кеше, бүген үк бөтен әҗәтен капласа да, барыбер тиешле җәзасын алачак. 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү йә 40 мең сумга кадәрле штраф, шулай ук җинаять эше каралган. Быел гына да 648 җинаять эше кузгатылган инде. Мәҗбүриләп эшләтүнең дә уңай яклары бар. Эш таба алмауга зарланып, алимент түли алмый йөрүчеләр шунда ук эшкә дә урнашып кала кайчак.
Кунаклар килү хәбәрен алган Динар икенче көнне бүлеккә килеп җиткән. Беркетмә төзелеп, аңа 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Машинасын кулга алгач, шундук бурычны капларлык акчасы да табылган. Динар кебек ишетергә теләмәүчеләр өчен мәҗбүри үтәтү чаралары көттерми: мөлкәтне арестка алырга, аны бәяләп сатарга, хезмәт хакыннан акчаны тотып калырга, транспорт чарасы белән идарә итүдән, Россиядән читкә чыгудан чикләргә мөмкиннәр.
Ринат
Бишенче адрес буенча – ике катлы йорт. Тәрәзәдә ут янмый. Өй янында гаражда бер егет машинага арба ясап маташа. Без эзләп килгән кеше аның әтисе булып чыкты. Көтелмәгән погонлы кунакларга нык гаҗәпләнде. Балигъ булмаган балаларына әтисенең 200 мең сум тирәсе бурычы җыелган. Улының сүзләре буенча, әтиләре алар белән яши, эшли дә икән. Әлегә өйгә кайтып кына җитмәгән. Менә монысы минем өчен дә сәер инде. Бергә яшәп алимент түлимени? Әллә өйне бүлә алмаганнармы?
Имәндә икән чикләвек. Социаль яклау хезмәтен яки банкларны алдау өчен алиментлар буенча ялган суд карарларын алуның хәйләкәр юлларын да куллана кайберәүләр. Бу гаилә шундыйлардан дигән шик бар. Гаилә керемен ясалма рәвештә киметү һәм күбрәк дәүләт ярдәме алу өчен, ир белән хатынның берсе икенчесен алиментка судка бирә. Тик без капчыкта ятмый. Кырын эшләре калкып чыга, җәзасы да көттерми.
Егет әтисенә дә, әнисенә дә шалтыратып карады, әмма җавап бирүче булмады. (Әллә бу хәлгә аптыраган егет шалтыраткан булып кыланды гынамы?) Иртәгә үк бүлекчәгә килмәсә, транспортта йөрүенә тыю салырга вәгъдә итте суд приставлары. Икенче көнне үк Ринатның хатыны килеп иренә алимент түләтүдән баш тарткан, бурычны тулы күләмдә түләгәнлеге турында расписка язган. Үз теләге беләнме, мәҗбүриме... Әмма суд карары барыбер үтәләчәк.
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!
Кузгатылган башкарма производстволар һәм бурыч күләме турындагы белешмәләр Дәүләт хезмәтләре порталында һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәте сайтында урнаштырыла. Теләсә кайсы кеше үзендә бурычлар бармы-юкмы икәнен тикшерә ала. Вакытында түләү мәҗбүри түләтү чараларыннан качарга мөмкинлек бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез