Яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана башлады. Ризык тәлинкәдә калмыймы? Балалар түләүсез ашны борын җыермыйча гына ашый беләме? «ВТ» хәбәрчесе Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белгече белән башкала мәктәпләренең берсендә булып кайтты.
Республикада 200 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Башкалада 72 мең бала. Моның өчен чыгымнар быелның дүрт аенда 859,8 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 498,7 млн сум, республиканыкыннан – 361,2 млн сум. Барлык мәктәпләрнең дә азык-төлек әзерли торган блогы бар. Аларның 85 проценты туклануны үзләре оештыра, калганнары чит оешмаларны җәлеп итә.
Казанның Киров районында урнашкан 137 нче мәктәп ашханәсе быел үзгәрешләр кичергән. Ашханә мөдире Вера Королева әйтүенчә, аерма – җир белән күк арасы.
– Яшерен-батырын түгел, элек монда ат абзары кебек иде. Мәктәп күптән төзелгәнгә күрә күп нәрсә искергән иде инде. Болай үзгәрер дип көтмәдек. Хәзер бөтенесе дә яңартылды. Ашханәгә капиталь ремонт ясалды, яңа җиһазлар, табак-савытлар сатып алынды. Балаларның бирегә керәселәре килеп кенә тора, – диде Вера Королева.
Укучылар төрле сәгатьләрдә ашый. Бер сыйныф керә, икенчесе чыга.
Сәгать иртәнге 9.30. Без килгәндә, башлангыч сыйныф укучыларына табын корылган иде инде. Токмач, кәтлит, помидор салаты, алма, чәй, ипи. Иртәнге ашка бу. Тәмсез дип тәлинкәне читкә этеп куймыйлармы? Нәрсә яраталар, нәрсә юк... Казан Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының генераль директоры урынбасары Алла Агапова белән читтән генә шуны күзәтәбез. Батырып ашау, нәзбереклек баладан гына түгел, сыйныфтан да тора икән. 1 нче сыйныф укучылары булгангамы, кайберләре бик әкрен ашый, сөйләшеп тә алалар. Әнә беренче өстәлдә бер баланың кузгалуы булды, башкалары да аның артыннан дәррәү торып китте. Тәлинкәдә ярым ашалган кәтлитләр, токмачлар калды. Кемдер шактый гына бушатырга өлгергән. Бәлкем, өйдән яхшылап ашап килгәннәрдер, бәлкем, әле организмнары уянып бетмәгәндер. Бу өстәл янында утырып ашаган балалар турында шундыйрак нәтиҗә ясалды. Икенче, өченче өстәлләрдә исә тыныч кына ашауларын дәвам иттеләр. Бер-берсенең ашап бетергәнен көттеләр. Тәлинкәләр тәмам ялтырады. Бер карасаң, шул ук ашау бит. «Мин бигрәк тә сосиска, токмач яратам», – ди 1 нче сыйныф укучысы Тимофей.
– Бушлай булгач, әти-әниләр канәгатьтер инде? – дип сорыйм Алла Агаповадан.
– Бушлай булгач, кайбер әти-әниләр, ашау тәмсез, күләме дә кимрәк, дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Департамент балалар ашавы белән кызыксынып тора. Менюны җәй буе төзедек, аны Роспотребнадзорда расладык. Балаларның яраткан ризыкларын җентекләп өйрәндек. Тәлинкәдә әрәм калмасын дип тәмле дә, файдалы да итәргә тырышабыз. Туклану бәясе шул ук. Сыйфатка, төрлелеккә карата зарланулар юк, – ди ул.
Тик шулай да кайбер әти-әниләр арасында бик үк канәгать булмаучылар да бар. Мәсәлән, кайберләре, ризык тиз суына, менюда башка төрле ризык, дип зарларын белдерә. Алла Агапова фикеренчә, ризыкның суынуы ашханәдә салкын булуга, укытучының балаларны вакытында алып төшмәвенә дә бәйле булырга мөмкин. Хәзер табын ешрак корылгач, төшке аш тиз генә суынырга өлгерми. Барысы да кизү торучы, оештыручылардан тора. Кайбер мәктәпләрдә оештыручылар билгеләнгән. Сайттан әти-әниләрнең менюны дөрес карамаган чаклары да булгалый. Балалар сүзенә ышану да бар, алар кичкә нәрсә ашаганын хәтерләмәскә дә мөмкин.
Бушлай ашый торган ризыкның бәясе көнгә – 51,85 сум. Бердәм меню үзгәрми. Моннан тыш балалар, башка вакытта үзләре теләгәнне сайлый ала. Бушлай менюда ниләр бар? 12 көнлек менюда 9 көн алма бирелә. Хәзер алма ашасалар, әфлисун сезоны җиткәч, анысын бирәләр. Яшелчә, җиләк-җимешләрне шулай бирәчәкләр. Узган ел әти-әниләр менюдан балыкны алырга тәкъдим иткән. Югыйсә горбуша – тәмсез балык түгел. Шуңа күрә быел ике атнага бер мәртәбә балык кәтлите бирәләр. Балалар күбрәк токмач, кош итеннән кәтлит, пылау, пилмән ярата.
Районнарга шалтыратып, андагы хәлләрне дә белештек.
– Барлык әти-әниләр дә бик рәхмәтле. Моңа кадәр барлык башлангыч сыйныф укучысының да бушлай ашау мөмкинлеге юк иде. Сер түгел, аз керемле, авыр гаиләләр арасында балалардан: «Без мәктәпкә ашарга дип киләбез», – диючеләр дә очрый. Бу – бит коточкыч. Хәзер бөтен бала да тигез ашый. Бакча, мәктәптә балаларның организмы формалаша. Безгә сәламәт балалар кирәк, – ди Әгерҗе районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина. – Кайсы баланың ашказаны авырта, кайсысында – кан басымы. Марттан бирле өйдә укыганда, балалар салат, бутерброд, чипсы ашарга, кола эчәргә ияләшкән иде. Беренче атнада ашханә ризыгына ияләшү җиңел булмады. Хәзер барысы да бик яратып ашыйлар. Бер мәктәп директоры белән сөйләшеп тордык. Бер укучының сөттә изелеп пешкән, майлы дөге боткасының тәмлелегенә исе киткән. «Мин моны банкага тутырып, әнигә алып кайтып күрсәтим әле», – дигән. Менә шундый сүзләрне ишетү рәхәт. Тәкъдимем дә бар: пешекчеләргә берьюлы әллә ничә төрле меню әзерләргә туры килә. Алар нибары кулларына 10,5 мең сум хезмәт хакы ала. Бу белгечләрнең дә эш хаклары арттырылсын иде.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез