Газетага язылу

Түнтәрелеш барып чыкмады

АКШтан килгән соңгы яңалык Трамп алып барган икътисад сәясәтенең көймәсе комга терәлүен күрсәтә. Федераль резерв системасы (ФРС) башлыгы Кевин Уорш, әгәр инфляция түбәнәймәсә, процент ставкалары инде сентябрьдә үк яңадан күтәртелергә мөмкин, дип кисәтә.

Исегезгә төшерәбез: Трамп Уоршны ФРС башлыгы итеп билгеләгәндә, процент ставкаларын түбәнәйтер, дип өметләнгән иде. Элекке башлыкны ул ставканы төшермәгән өчен яратмады. Яңа җитәкче бөтенләй Трамп хыялларына аяк чаларга җыена. Процент ставкаларының һәр күтәрелүе кредитлар буенча процентларның дәүләт бурычы буенча да, кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча да артуына китерә. Америка бүген үк дәүләт бурычының процентларын түләүгә гигант акчалар тота. Хәер, Трамп үткәргән сәясәт шуңа илтә. Ул күтәргән пошлиналар, Фарсы култыгында алып барган сугыш инфляция артуга китерә. Томшыгын алса койрыгы ябышкан, койрыгын алса, томшыгы ябышкан хәлдә калган Вашингтон харизматигына бер генә юл кала: хәлне тагын да кискенләштерү.

 

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә америкалылар янә Иранны утка тотты. Хәрбиләр исә Хегсетны кисәтә: Иран белән сугышны озайту АКШның бөтен дөнья буенча хәрби көчләрен какшата. Бу хакта The Washington Post яза. Төбәктә берничә ай дәвам иткән хәрби көчләрне җәелдерү корабларны, ракеталарны, пилотсыз очкычларны һәм һава һөҗүменнән саклану системаларын туздырды. Нәтиҗәдә Европада, Азиядә һәм хәтта АКШның үзен саклау өлкәсендә дә хәрби әзерлек дәрәҗәсе түбәнәйде, диләр Америка хәрбиләре.

 

Фарсылар америкалыларның Ларак утравына һөҗүменә кичекмәстән җавап бирде: Иорданиядәге АКШ хәрби базаларына ракеталар очты, Фарсы култыгындагы эсминецлар да шундый ук һөҗүмгә дучар булды. Америкалылар, барлык ракеталар да бәреп төшерелде, дип бара. Тәһран исә, «Муваффак Салти» хәрби-һава базасына һәм «Король Хөсәйен» базасына зур зыян салынды, дип белдерә. Кайсы хаклы икәнен әлегә әйтеп булмый. Израиль ресурслары: «Иран Иорданиядәге базаларга һөҗүм итте. Һүрмүз бугазы аша хәрәкәт итү туктап калды», – дип яза.

 

Бу ялларда Африкадагы Нигерда хәл кискенләшеп алды. Бер төркем хәрбиләр анда кораллы баш күтәрү оештырды. Фетнәчеләр башкала янындагы авиабазаны, парашют батальоны урнашкан казармаларны кулга төшерде. Президент гвардиясенең хәлне тотрыкландыруга булган омтылышлары башта уңышсыз булды. Бары тик Россиянең «Африка корпусы»н ярдәмгә чакыргач кына фетнә бастырылды. Җирле телеканаллар дистәләгән фетнәченең кулга алынуы кадрларын тапшыра.

                                     

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре