Газетага язылу

Уалучан пыяла

Атна башында Һүрмүз бугазы һәм, гомумән, Якын Көнчыгышта хәлләр янә кискенләште. Иран сугышының яңа раунды башлану алдында тора. Фарсылар Һүрмүз аша Америка корабларын озатып чыгучы ике эсминецка ракета атып тидерүләрен әйттеләр. АКШ армиясенең Үзәк командованиясе бу фактны кире кага, ике коммерция судносының хәрби кораблар озатуында бугазны үткәнен белдерә. Трамп иранлыларның җиде тиз йөрешле көймәсе юк ителүен әйтеп мактана. Монысын инде Тәһранда кире кагалар.

 

4 май көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләре көчле ракета һәм пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Көньяк Кореяның бер нефть ташучы танкеры да зыян күрде. БГӘне Израильнең «Тимер гөмбәз»е саклый, дип алдагы көндә әйтелгән иде. Һөҗүмнең бер өлеше, чынлап та, кире кагылды. Әмма Фуҗира портында көчле янгын чыкты. Бу – стратегик объект. Хәбшан–Фуҗира нефть үткәргече, көненә 1,5 миллион баррель үткәрү куәте белән (1,8 миллионга кадәр киңәйтү мөмкинлеге бар), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен Һүрмүз бугазын әйләнеп узу, нефть һәм нефть продуктларын экспортлау өчен соңгы өмет булып тора. Һүрмүз ябылган һәм Фуҗира эштән чыгарылган очракта, әмирлекләргә нефть продуктларын экспортлау өчен башка юл калмаячак. Согуд Гарәбстанының Җүбәйл–Ямбу үткәргече дә шундый әһәмияткә ия. Сугыш хәрәкәтләре үстерелсә, мөгаен, ул үткәргеч тә Иран һөҗүменә дучар булыр.

 

Фуҗирага һөҗүмне башта Иран телевидениесе кире каккан иде, американнар оештырган провокация дип бәяләде. Әмма Иран революциясен саклаучылар корпусы вәкиле: «Әгәр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Израиль кулында коралга әверелсә һәм нинди дә булса хата ясаса, алар беркайчан да онытмаслык сабак алачак... Берләшкән Гарәп Әмирлекләре «уалучан пыяла тартма»да утырганын аңлаячак...» – дигән дәһшәтле белдерү ясады. «Пыяла йортта таш атмыйлар» дигән кагыйдә күптән онытылды, бөтен планета иминлегенә уалып ватылу куркынычы яный. Зур хәрби бәрелешкә әзерлек кызу темплар белән алып барыла. Төбәк сугышының глобаль бәхетсезлеккә әйләнүенең беренче билгеләре күзәтелә инде. Азык-төлеккә бәяләр күтәреләчәге хәзер үк мәгълүм. Хәтта конфликт тукталып, Һүрмүз бугазы ачылса да, ашау-эчү кыйммәтлегә әйләнәчәк. «Гәрәп язы»на моннан унбиш ел элек ризыкка бәя күтәрелү этәргеч биргәнне искә төшерсәк, яңа фетнә потенциалы үсүен күрә алырбыз.

 

Карт спекулянт Уоррен Баффет Американың контрольсез инфляциядән иминләштерелмәгән булуын кисәтте. Ихтимал җимерелү турында сорауга ул: «Чын кризис көтелмәгән рәвештә башланырга мөмкин», – дип җавап бирде.

                                              

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре