Төбәк башлыгы Денис Пушилин хәбәр иткәнчә, Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычы “Мәскәү-Симферополь” автобусына һөҗүм иткән. 7 кеше һәлак булган, 11е яраланган.
“Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Яраланучыларның тизрәк савыгып аякка басуларын телим”, – дип язган Пушилин “МАКС”тагы каналында.
Россия Тикшерү комитеты терорчылык акты турында җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез