Газетага язылу

Украинадагы яшерен төрмәләрдә хәрби әсирләрне бик нык газаплаулары турында сөйләгәннәр

Илче Мирошник Украинаның яшерен төрмәләрендә Россия хәрби әсирләренә “җәзалар марафоны” үткәрелүе турында сөйләгән.

Россия хәрбиләре, Украина кораллы көчләренең яшерен төрмәләренә эләгеп, “җәзалар марафоны” аша уза. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының аерым поручениеләр буенча илчесе Родион Мирошник “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. “Яшерен төрмәләрдә – зиндан, подвал, бетон тартма, читлекләрдә бик нык мәсхәрәлиләр, газаплыйлар”, – дигән дипломат. Аның әйтүенчә, мондый төрмәләрдәге Россия әсирләре хәрби әсирләр исемлекләренә кертелмәгән. Халыкара оешмалар да алар турында берни белми. Мирошник сүзләренә караганда, Украина хәрбиләре “җәза марафоны” аша әсирләрдән хәрби мәгълүматлар алырга тырыша. “Ишектән кергәндә кыйнау, электр урындыгы, психологик басым, ашатмау-эчертмәү, мәҗбүриләү  – боларның барысы да “җәзалар марафыны”на керә”, – дип санап үткән илче. Мирошник сүзләренә караганда, әсирләр янына әледән-әле Украинаның иминлек хезмәте (СБУ) һәм разведка баш идарәсе (ГУР) вәкилләре килеп, рухи яктан сындыру максатыннан, әсирләргә басым ясап кына калмыйча, махсус сценарийлар белән роликлар да яздыра. Моңа кадәр СБУның элекке полковнигы агентлык хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, Украинаның һәр зур шәһәрендә яшерен төрмәләр –  җәзалау урыннары бар. Аларга беркем дә керә алмый. Аның әйтүенчә, кешеләрне барыннан да элек ток белән, суга батырып, ыргакларга элеп җәзалыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре