Проект яшь журналистларга ярдәм итүгә һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Бу эшкә без юкка гына алынмадык. Бүген мәгълүмати басымның никадәр көчле булуын күрәбез. Ялганны дөреслектән аеру чыннан да авыр, бигрәк тә яшь буын өчен. Фестиваль беренче чиратта патриотик башлангычка ия», дип сөйләде.
Фестивальдә республиканың гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командалары (газета - журналлар, радио-һәм телестудияләр, SMM һәм башка форматлар) чакырыла. Катнашучылар 12яштән 18 яшькә кадәр булырга тиеш.
«Без мәктәп эскәмиясеннән башлап, мәгълүматны кулланучыга дөрес җиткерә алырлык яшь талантларны алга таба үстереп, бер юнәлеш төзергә тырышабыз",-диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Фестиваль өч этапта уздырыла. Февраль ахырына кадәр катнашучыларның гаризалары кабул ителәчәк. Февральдән мартка кадәр эшләрне бәяләү һәм финалистлар исемлеген формалаштыру була. Йомгаклау, өченче этап 2026 елның апрелендә узачак. Финалга чыгучыларны белем бирү һәм иҗат сессияләре, медиапроектларны яклау һәм тәкъдир итү, бүләкләү тантанасы көтә. Җиңүчеләр ике төп номинациядә билгеләнәчәк: «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы». Жюри шулай ук «иң яхшы радиопроект», «иң яхшы видеорепортаж», «иң яхшы медиа дизайны» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне сайлап алачак. Фестивальнең төп бүләге Гран-прига иң яхшы мәктәп медиасы ия булачак. Бүләк – «Тур для СВОих» бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәт.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, фестиваль ел саен үткәрелә ала, ә бу юнәлештәге системалы эш Татарстан журналистикасына яңа кадрлар бирәчәк. Әлеге проект «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале белән бәйле, ул үз чиратында «яңа сулыш алачак».
«ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова үз чиратында, республика күләмендә балалар матбугатын үстерергә кирәк дип саный. Ул «ШАЯН ТВ»каналы мисалында медиомәктәпләрдән балаларның проектларда актив катнашуын әйтте. Аның фикеренчә,бу фестиваль балалар матбугатын үстерүдә тагын бер баскыч булып тора.
Фестивальгә гариза һәм портфолио онлайн-форма аша тапшырыла. Катнашучылар шулай ук үз мәктәп медиаcының рәсми ВКонтакте аккаунтында #фестивальшкольныхмедиаялкын хэштегы белән 1 минутка кадәр кыска видео урнаштырырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез