Россиядән Олимпиа уеннарында 13 спортчы катнаша, алар нейтраль статуста чыгыш ясый. Бу уеннар безгә, беренче чиратта, спортчылар Савелий Коростелев һәм Дарья Непряева булуы белән кызыклы. Алар ил эчендә барган ярышларда Татарстан данын яклап чыгыш ясый. Кызганыч, әлегә чаңгычылар уңышка ирешә алмады. Спринт ярышларында Савелий Коростелев бары тик 35 нче, ә Дарья Непряева 36 нчы булып килде. Мондый начар нәтиҗәләр, әлбәттә, спорт белгечләре арасында шау-шу тудырды. Гадәттәгечә, гаеплеләрне эзләүгә керештеләр. Чаңгы узышлары буенча Россия җыелма командасы тренеры Юрий Бородавко үз чиратында, Дарья Непряеваның әзерлеге буенча тренеры Егор Сорин җавап бирергә тиеш, – диде.
Спортчылар үзләре ничек бар, шулай хәлне аңлатырга тырышты. Дарья Непряева: «Мин бу трассада югалып калдым. Кирәкле дәрәҗәдә чыгыш ясый алмавымны беренче минутларда ук аңладым», – диде. Спорт өлкәсендә Савелий Коростелевка зур өметләр баглаганнар иде. Алдан кычкырган күкенең башы авырта дигәндәй, спортчы яхшы нәтиҗәгә ирешә алмады. Шулай да аның скиатлонда дүртенче урынны яулавын әйтеп үтәргә кирәк. Өченче урында булуга аңа бары тик 1,5 секунд вакыт җитмәде.
Хәзергә Савелий Коростелев һәм Дарья Непряева үзләренең төп ярышларына әзерләнә. Иртәгә хатын – кызлар арасында 10 чакрымга аерым старт узышлары була. Ә 13 февральдә ир-атлар арасында ярышлар узачак.
Бүгенгә нейтраль статуста чыгыш ясаучы Россиянең 13 спортчысының берсендә дә медаль юк. Чаначы Павел Репилов ялгыз ярышлар нәтиҗәләре буенча 14 нче урынны алды. Россия тау чаңгычысы Юлия Плешкова 22 нче булды. Фигуралы шуу буенча -ир-атлар турнирында Петр Гуменник 86,72 балл җыйды һәм 12 нче баскычта урнашты. 21 яшьлек тимераякта шуучы Ксения Коржова 3 мең метрга йөгерүдә дебют ясады, ләкин беренче унлыкка эләкмәде. Спортчы 12нче урында.
Исегезгә төшерәбез, Олимпиа уеннарында барлыгы 16 спорт төрендә 116 комплект медаль уйнатыла.
Халыкара Олимпия комитеты делегатлары үз чиратында, Россиянең киләчәктә ярышларга әйләнеп кайтуына шик юк дип белдерә. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары яза. Халыкара Олимпия комитеты президенты Кирсти Ковентри үз мөрәҗәгатендә турыдан-туры Россияне телгә алмаса да: "Безнең уен – ул спорт. Ә спорт нейтраль мәйданчык булып калырга, сәясәттән ерак булырга тиеш», – дип чыгыш ясаган.
Бүгенгә Олимпиа уеннарында медальләр саны буенча:
1нче урында – Норвегия. Алар барлыгы 12 медаль откан. 6 алтын, 2 көмеш, 4 бронза.
2нче урында – Швейцария - 7 медаль. 4 алтын, 1 көмеш, 2 бронза.
3нче урында – Германия. Алар исәбендә 6 медаль. 3 алтын, 2 көмеш, 1 бронза.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Гөлнар Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез